Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркия биш кыйтгадагы 130лап илне тракторлар белән тәэмин итә
Төркия трактор базары зурлыгы ягыннан дөньяда дүртенче урынны тота.
(Казан, 27 октябрь, "Татар-информ"). Төркия биш кыйтгадгы 130лап илгә тракторлар җибәрә. Бу хакта “Анадолу” агентлыгына TürkTraktör компаниясе бүлеге җитәкчесе урынбасары Ирфан Оздемир хәбәр иткән.
TürkTraktör компаниясе - Төркиядә авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүдә әйдәп бара торган оешма.
Урынбасар сүзләренчә, Төркия базарындагы һәр икенче трактор TürkTraktör заводында җитештерелгән, һәм Төркиянең трактор базары зурлыгы ягыннан дөньяда дүртенче урынны тота.
“Продукция төрлелеге ягыннан эре трактор заводы санала. Бүгенге көндә Һиндстан һәм Кытай кебек илләрдә сатыла толрган тракторларның двигателе 45-65 ат көченә ия. Ә Төркия базарында 30дан 400гә кадәр ат көченә ия булган двигателле тракторлар табарга була. Һәр елны шундый егәрлекле 70 меңләп трактор эшләп чыгарыла”, - дип җиткергән җитәкчесе урынбасары.
Моннан тыш, аның сүзләренчә, Төркия тракторларының сыйфаты Европа һәм Америкада эшләнгән тракторларыныкыннан калышмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз