news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия белән визасыз режим турындагы сөйләшүләр тукталып калды - матбугат чаралары

“Известия” газетасы Россиянең тышкы сәясәт даирәләрендәге чыганагына сылтама белән шул хакта аңлатма бирә.

 (Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”). Россия Төркия гражданнары өчен визаларны бетерү турында сөйләшүләрне туктатып торырга җыена. Бу Әнкарәдә Россиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карловның үтерелүенә бәйле, дип хәбәр итә “Известия” газетасы Россиянең тышкы сәясәт даирәләрендәге чыганагына сылтама белән.

Андрей Карлов 19 декабрьдә фотокүргәзмә ачу тантанасында чыгыш ясаганда атып үтерелде. Аңа аткан яшь төрек полицейские Мевлүт Мерт Алтынташ махсус операция барышында юк ителде. Россия Президенты Владимир Путин илче белән булган фаҗигане “мәкерле үтерү” һәм Төркия белән уңай мөнәсәбәтләрне һәм Сүриядә хәлне җайга салуны өзүгә юнәлтелгән коткы салу дип атады.

Газета искәрткәнчә, берничә ай элек Андрей Карлов Төркия гражданнары өчен виза режимын бетерергә ашыкмаска өндәгән иде, чөнки, аның фикеренчә, илдә куркынычсызлык тәэмин итү өчен барлык чаралар да күрелеп бетмәгән.

Газета белешмәсе буенча, визасыз режим мәсьәләсе билгесез вакытка кадәр кичектерелгән. Россия Хөкүмәте шулай ук илебезнең хәзерге вакытта Төркиядә булган гражданнарына куркынычсызлык тәэмин итү өчен “бар тырышлыгын куячак”.

“Төркиягә иленә килүчеләрнең иминлеген тәэмин итү буенча җитди эш алып барырга һәм Россиягә барырга җыенганнарның барысының да җентекләп тикшерелүе турында гарантияләр бирергә кирәк булачак”, - дип өземтә китерә газета үзенең чыганагыннан. Аның сүзләренчә, Россия Төркия белән гамәлдәге режимны “фаҗигале соңгы вакыйгалар, шулай ук быел булган гадәттән тыш хәлләр” сәбәпле, үзгәртергә әзер түгел.

Тышкы сәясәт ведомствосының Россия туристларына Төркия шәһәрләренә бармаска киңәш итүе әле дә булса үз көчендә кала. Төркия гражданнары өчен визасыз режим исә быел гыйнвардан бетерелде. Бу карар 2015 елның ноябрендә Төркия истребителе Россия бомбардировщигын Сүрия һава киңлегендә бәреп төшергәннән соң кабул ителде, дип искәртә газета.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100