news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркия белән мөнәсәбәтләребезне без югары бәялибез - Рөстәм Миңнеханов

ТР Президенты республикада Төркия компанияләренең эре инвестицион проектлары гамәлгә ашырыла дип ассызыклады

(Казан, 27 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан җитәкчелеге Төркия белән мөнәсәбәтләрне югары бәяли һәм аларны киңәйтергә ниятли. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Төркия эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Нәкый Карааслан һәм Төркия Республикасының Россия Федерацияседәге Тулы вәкаләтле Илчесе Өмет Ярдым белән очрашуда хәбәр итте. Республиканы ассоциация әгъзаларына тәкъдим итәр алдыннан Мәскәүдә узган бу очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы вице-премьеры - Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, ТР Президентының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты.

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Өмет Ярдымга һәм Нәкый Караасланга Төркиянең эре предприятиеләре вәкилләре белән очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр актив үсә, республикада Төркия компанияләренең эре инвестицион проектлары гамәлгә ашырыла.    

«Татарстан Төркия белән мөнәсәбәтләрне югары бәяли, багланышларыбыз ныгуга зур әһәмият бирә», - дип белдерде Р.Миңнеханов.    

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, 1 декабрьдә Әнкарада Төркия-Россия башлыклары Владимир Путин һәм Рәҗип Эрдоган катнашында шушы дәүләтләрнең зур форумы узачак, анда Татарстан Республикасы делегациясе дә катнашачак.    

Төркия Республикасының Россия Федерацияседәге Тулы вәкаләтле Илчесе Өмет Ярдым үз чиратында бу сәфәр Төркия белән Татарстан арасындагы багланышларның киләчәк үсешенә этәргеч булыр, дигән ышаныч белдерде.    

Россия һәм Төркия эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Нәкый Карааслан ТР Президентына ассоциация әгъзалары өчен Татарстанны  тәкъдим итүдә катнашуына рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, Төркия бизнесменнары Татарстан белән хезмәттәшлек, аерым алганда, автокомпонент производстволары булдыру белән кызыксына.    

«Сез Россиядә автокомпонентлар производстволарын үстерү потенциалы зур дип бик дөрес билгеләп үттегез, - дип җавап бирде Рөстәм Миңнеханов Нәкый Караасланга. – Бүген Россиядә  дөньяның барлык эре автомобиль җитештерүчеләре  эшчәнлек алып бара диярлек. Безнең республикада гына да ике зур автообиль заводы бар, Татарстан күршесендәге төбәкләрдә  дә автомобиль предприятиеләре шактый. Шуңа күрә Төркиядәге хезмәттәшләребезнең автокомпонентлар җитештерүдәге тәҗрибәсе безнең өчен бик мөһим».    

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, республика автокомпонентлар җитештерүдә Төркия белән хезмәттәшлек итә инде. «Алабуга» МИЗда «Джошкуноз» компаниясе «КАМАЗ» белән бергәләп уртак «Тирсан Кардан» предприятиесе булдырды. Әмма, ТР Президенты фикеренчә, бу юнәлештә эшчәнлекне арттыра төшәргә кирәк.    

«Төркиядә «Форд» җирле автокомпонентлардан бик күп файдалана һәм Татарстанда да Төркия компанияләре аның өчен төп компонентлар белән тәэмин итүче булырга мөмкин», - дип саный Р.Миңнеханов.    

Аның фикеренчә, Татарстан белән Төркия арасындагы хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре күп. Шул исәптән туризм - республика Төркия гражданнары өчен кызыклы булырга мөмкин. Шулай ук, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанга  Төркия медицина компанияләрен дә җәлеп итәргә кирәк.    

Нәкый Карааслан хәбәр иткәнчә, Төркия эшкуарлары Россиядә эре компанияләргә хезмәт күрсәтүче зур булмаган производстволар булдырырга тели.    

«Без Татарстанда нәкъ менә шундый производстволар өчен индустриаль парклар төзибез дә инде, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Кече һәм урта бизнеска шундый таяныч кирәк». ТР Президенты шундый кече производстволар булдыруның бер варианты буларак, Төркия эшкуарларына «Алабуга» МИЗдагы «Кастамону Энтегре» заводында җитештерелә торган чималдан җиһаз эшләргә  тәкъдим итте. 

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.      

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot