Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төркия белән агросәнәгать комплексында хезмәттәшлекне җайга салу мөһим - Президент Рөстәм Миңнеханов
Татарстан Президенты Төркия делегациясе белән очрашты
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Юлия Ревина). Татарстан Төркия белән агросәнәгать комплексында партнерлык элемтәләрен җайга салу белән кызыксына, дип белдерде бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия делегациясе белән республика Хөкүмәте йортында узган очрашуда.
“Безнең мөнәсәбәтләр төрле тармакларда актив үсеш ала, төрле проектлар хуплау таба һәм без алар буенча да актив эшлибез. Агросәнәгать комплексында хезмәттәшлекне җайга салу бик мөһим һәм мавыктыргыч”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика Президенты сүзләренә караганда, бүген Төркия чит ил капиталы белән уртак предприятиеләр саны буенча Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнеры санала һәм ул лидерлык итә. “Бүген Татарстанга кергән чит ил инвестицияләренең 25 проценты Төркия инвесторларына туры килә”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, ике республиканың хезмәттәшлегенә 2009-2011 елларда Төркия Республикасы Президенты белән Төркия Премьер-министры визитлары этәргеч бирде. Шул вакыттан бирле, Татарстанда министрлар, губернаторлар, төрле бүлек җитәкчеләре булды. Узган елларда Татарстан вәкилләре дә тәҗрибә уртаклашу өчен Төркиягә сәфәр кылдылар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, “Алабуга” МИЗ территориясендә Төркия компанияләренең ике заводы бар, якын арада тагын өч предприятие ачылачак. “Төркия партнерлары белән "Ford Sollers" заводын комплектлау детальләре белән тәэмин итү буенча үзара мөнәсәбәтләр җайга салына. Төркия Республикасы компанияләре нефть химиясе проектларында эшли”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов һәм ике республика хезмәттәшлек итүче башка проектларны да санап узды.
Татарстан Президенты сүзләренә караганда, бүген республикада Төркия компаниясе катнашында кунакханә комплексы төзелеше проектын гамәлгә куюга керештеләр.
“Безнең тарихи-мәдәни элемтәләр гасырлар буенча дәвам итә һәм без аларны сакларга тиеш”, - диде Рөстәм Миңнеханов һәм, Төркия милли-мәдәни чаралар үткәрүне хуплый, дип ассызыклады.
Көнчыгыш Анатолиянең Экспортерлар ассоциациясе рәисе Джемаль Шенгель билгеләп узганча, киләчәктә Төркия Республикасы белән Татарстан мөнәсәбәтләре яңа үсеш алачак. “Безнең Татарстан Республикасы белән мөнәсәбәтләр Россия белән хезмәттәшлекне ныгытуда ярдәм итә. Безнең җитәкчелек Россия Федерациясе белән Төркия Республикасы арасында сәүдә әйләнешен 100 млрд долларга җиткерү максаты куйды. Нәкъ менә Татарстан белән хезмәттәшлек итүдә бу максатка ирешәчәкбез, дип саныйм”, - дип ассызыклады ул.
Төркия делегациясе вәкилләре ике республика арасында чикләвек, киптерелгән җиләк-җимеш, ит продукциясе һәм диңгез балыгын читкә чыгару буенча элемтәләрне җайга салырга әзерлеген белдерде. Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Татарстан балык хуҗалыгы буенча Төркия хезмәттәшләре тәҗрибәсен кулланырга әзер, дип белгеләп үтте. Моннан тыш, уртак предприятиеләр ачу, шулай ук республика территориясендә Төркия капиталы белән производстволар ачу мөмкинлеген дә ассызыклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз