news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия башкаласында Казан ханбикәсе Сөембикәне искә алалар

Хаҗи Бәйрәм Вәли исемендәге университет галимәсе «Төньяк ханбикәсе – Сөембикә» дигән темага доклад укый.

Төркия башкаласында Казан ханбикәсе Сөембикәне искә алалар
архив/Салават Камалетдинов

(Истанбул, 16 декабрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Иртәгә Төркия башкаласы Анкара шәһәрендә «Төрки дөньяда хатын-кыз» дип аталган фәнни җыенда филология фәннәре кандидаты Ышылай Ышыкташ-Сава Сөембикә ханбикәгә багышланган доклад белән чыгыш ясый. Бу турыда төрек галимәсе Җәмилә Кынаҗы хәбәр итә.

Төрек галимәсенең доклады «Төньяк ханбикәсе – Сөембикә» дип атала. Ул Сөембикә ханбикәнең тууына 500 ел тулуга багышланган.

Җыен Анкарадагы Хаҗи Бәйрәм Вәли исемендәге университетта үтә. Аны әлеге югары уку йортының тюркологлары төркеме оештырган.

Гыйльми чарада төрек, казах, Кырым һәм Казан татарлары хатын-кызларының җәмгыятьтә тоткан урыны, милли көрәштәге роле һәм проблемалары турында профессорлар Наҗия Ата Йылдыз, Зюһал Йүксәл, Суна Тимур Агилдәрә, доцент Җәмилә Кынаҗы һәм Ышылай Ышыкташ Саваның чыгыш ясавы көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100