news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия артистлары бүген Казанда чыгыш ясый

Аларның бурычы — классик музыканы популярлаштыру

 (Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген сәгать кичке 6да С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Төркия академик сәхнәсе артистлары — Әнкара дәүләт опера һәм балет театры солисты Ләйлә Чолакоглу (сопрано), Төркия Республикасы Президенты каршындагы бәрмә музыка уен кораллары симфоник оркестры төркеме җитәкчесе Динчер Озер һәм пианиночы Рюйа Танер чыгыш ясаячак. Күп еллык сольный карьерадан соң артистлар “Кунак бүлмәсе солистлары” төркеме булдыра. Аларның бурычы — классик музыканы популярлаштыру.

Төркем репертуарында классик музыка гына түгел, ә популяр фильмнардан, мюзикллардан популяр көйләр, джаз музыкасы, фольклор көйләр дә ишетергә мөмкин. “Кунак бүлмәсе солистлары” заманча Төркия композиторлары иҗаты белән дөнья халкын таныштыруны максат итеп куйган, диелә оештыручылар хәбәрендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100