news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркия 2018 елда 40 миллион турист кабул итәргә әзер

Ике елга сузылган туристик кризистан соң үтеп киткән ел Төркия туризмы өчен уңышлы булган.

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Төркия 2018 елда 40 миллион турист кабул итәргә әзер, алардан керем 35 миллиард доллар тәшкил итәчәк, дип белдергән «Анадолу» мәгълүмат агентлыгына Төркия Кунакханәләре ассоциациясе башлыгы Осман Айык.

Аның сүзләренчә, 2 ел дәвам иткән туристик кризис чорыннан соң узган ел Төркия туризмы өчен уңышлы булган.

Ә 2018 елда Төркия 2014 ел күрсәткечләренә ирешергә ниятли, ди ассоциация башлыгы. Киләсе сезонда Төркия соңгы ике елда туризм базарындагы югалтуларын кайтарырга ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot