news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркистанда казах алфавитының латинга күчү таләпләре буенча фикер алыштылар

Телне модернизацияләүнең төп күрсәткече – латинга күчү, диде Асылхан Темирханулы.

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Төркистанда «Қазақ әліпбиін латын қарпіне көшіруге қатысты қойылатын талаптар» темасына өлкә конференциясе узды. Бу турыда «Казинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Төркистан өлкәсе мәдәният һәм телләрне үстерү идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Асылхан Темирханулы фикеренчә, латинга күчү казах халкын алга, заманча үсешкә этәрүгә юл ачачак, шулай ук безнең илнең һәрьяклап үсеше өчен үз өлешен кертәчәк.

«Латинга күчү белән без аралашуда һәм текстлар язганда башка телдән кергән сүзләрдән котылачакбыз, телнең аваз системасын билгелибез. Шуа күрә латинга күчү безнең киләчәк өчен бик мөһим. Телне модернизацияләүнең төп күрсәткече – латинга күчү. Болар барысы да – заманча тормыш таләпләре», - диде Асылхан Темирханулы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100