news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Төркиләр алтыны" II Халыкара төрки яшьләр форумы Казанда үтәчәк

Әлеге карар форумның оештыру комитеты утырышында кабул ителде.

(Казан, 25 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Төркиләр алтыны” II Халыкара төрки яшьләр форумы Казанда үтәчәк. Әлеге карар форумның оештыру комитеты утырышында кабул ителде. Бу хакта форумның сайтында мәгълүмат бирелгән.

Шунысы да мәгълүм, быелдан алып “Төркиләр алтыны” форумы “Дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру сәясәте” программасына кертелгән.

Милләтләр буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, утырыш барышында, төрки халыкларның үзенчәлекле тарихи-мәдәни мирасын саклап калуда әлеге форум Россиядә бердәнбер фикер алышу мәйданчыгы булуын билгеләп үткән.

Быелгы форумны үткәрү 10-14 сентябрь көннәренә билгеләнгән. Ул 2 этапта узачак. Беренчесендә төбәкләрдә сайлап алу туры оештырылачак. Анда формалашкан делегацияләр форумга юнәлдереләчәк.

Сүз уңаеннан, узган ел “Төркиләр алтыны” Башкортстанның Уфа каласында апрель аенда үткәрелгән иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot