news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Төркиләр алтыны” II Бөтенроссия яшьләр форумына заявкалар кабул итү ахырына якынлаша

10-14 сентябрь көннәрендә Татарстанда “Төркиләр алтыны” II Бөтенроссия яшьләр форумы узачак.

(Казан, 26 июль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 10-14 сентябрь көннәрендә Татарстанда “Төркиләр алтыны” II Бөтенроссия яшьләр форумы узачак. Анда 18-30 яшьтәге кешеләр катнаша ала. Заявкаларны 4 августка кадәр тапшырырга мөмкин.

“Быелдан алып “Төркиләр алтыны” форумы “Дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру” дәүләт программасына кертелде. Мин моны дөрес гамәл, дип саныйм, чөнки форумның тематикасы без башкара торган эшләр белән турыдан-туры бәйләнгән. Ул гражданнарны берләштерә”, - дигән Россиянең Милләтләр буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов.

“Төркиләр алтыны” форумы – төрки халыкларның үзенчәлекле тарихи-мәдәни мирасын ни рәвешле саклап калу турында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу өчен, Россиядә бердәндер зур мәйдан. Ул яшьләр арасында милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән.

Сүз уңаеннан, форум ике этапта уза һәм аның төбәкләрдәге өлеше хәзер дәвам итә. Анда делегатлар сайланып алына. Россиянең 15 төбәгеннән вәкилләр Казанда узачак форумга киләчәк. Алар өчен бай мәдәни һәм белем бирү программасы әзерләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100