news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Төркиләр алтыны» делегатлары Ирек Гыйльметдинов һәм Васил Шәйхразиев белән очрашачак

Дәүләт Думасы депутаты һәм Татарстан Республикасының вице-премьеры II Бөтенроссия яшьләр форумы делегатларының сорауларына җавап бирәчәк.

(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 7 сентябрьдә, 9.00 сәгатьтә "Идел" лагерендә «Төркиләр алтыны» II Бөтенроссия яшьләр форумы делегатлары Россия Дәүләт Думасының Милләтләр эше комитеты рәисе, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов һәм Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев белән очрашачак. Чара "Кызыклы кеше белән очрашу" дип исемләнәгән.

“Төркиләр алтыны” ("Золото тюрков") II Бөтенроссия яшьләр форумы Казанда 5-9 октябрь көннәрендә үтә. Аның эшендә Россиянең 15 төбәгеннән 150 егет һәм кыз катнаша, нигездә, алар – төрки милләт вәкилләре. Милләтара дуслыкны ныгыту, төрки яшьләрнең мөмкинлекләрен үстерү максатын тоткан форумны оештыручылар – Россиянең Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы, Татарстан Хөкүмәте, Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясы.

news_right_1
news_right_2
news_bot