news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркичә сөйләшүче илләр һәм җәмгыятләрнең медиа форумы Кипр утравында үтә

Анда 21 илдән 120 журналист катнаша

(Гирнэ, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Кичә Төньяк Кипр Төрек Җөмһуриятендә төрки телле илләр һәм җәмгыятләрнең медиа форумы башланды. Ул 17 ноябрьгә чаклы дәвам итәчәк. Чара Төркия Министрлар Кабинетының Матбугат, нәшрият һәм мәгълүмат идарәсе тарафыннан оештырылган. Анда 21 илдән 120 журналист катнаша. 

Төрки дөнья медиа форумында Татарстан матбугаты һәм мәгълүмат корылышы исеменнән “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Римма Бикмөхәммәтова, “Яңа гасыр” телевидениесе мөхәррире Раил Өметбаев һәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының Төркиядәге үз хәбәрчесе Рушания Алтай катнаша.

Кичә форум кунаклары Төньяк Кипр Төрек Җөмһуриятенең корылуына 31 ел тулу уңаеннан оештырылган бәйрәм чараларына катнаштылар. Шулай ук Төньяк Кипр Төрек Җөмһурияте Илбашы Дәрвиш Эроглу чакыруы буенча Президент аппаратының кичке котлау тантанасында да булдылар.

Форумның ачылыш тантанасына, кунакларны сәламләп, Төркия Премьер-министр урынбасары Бүләнт Арынч, Төркия парламенты рәисе Җәмил Чичәк, Төньяк Кипр Төрек Җөмһурияте Прем-ьер-министры урынбасары Өзкан Йорганҗыоглу, Төньяк Кипр Төрек Җөмһурияте парламенты рәисе Сибәл Сибәр, Төркия Министрлар Кабинетының Матбугат, нәшрият һәм мәгълүмат идарәсе җитәкчесе Мурат Каракая катнашты.

Форумның бүгенге утырышлырында төрки телле илләр һәм җәмгыятьләрнең актуаль мәсьәләләренә медианың йогынтысы һәм аларның чишелешендә роле турында докладлар тыңланды. Иртәгә төрки дөнья матбугат корылышлары арасында хезмәттәшлек мөмкинлекләре каралачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100