news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төрки телләр өйрәнүче япон егете Юто Хишияма Казанны ошатып китте

Миңа ярдәм иткән дусларыма чын күңелемнән рәхмәт әйтәсем килә, дип мөрәҗәгать итә ул

 (Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 19-23 сентябрьдә Казанда булып, шул арада “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Интернет-конференциядә, “ТНВ” телеканалында “Манзара” тапшыруында катнашкан япон егете Юто Хишияма туган иленә исән-имин кайтып җиткән. Фән дөньясына кереп китеп, үзенең туган теленнән һәм дөньякүләм аралашу чарасы булган инглиз теленнән тыш, төрек, татар һәм башкорт телләрен ныклап үзләштергән, университетта укыган чагында үзбәк, казакъ, уйгур телләрен өйрәнә башлаган тырыш Ютоның чит илгә бу беренче сәяхәте һәм ул аннан бик канәгать калган. “Казан бик матур шәһәр, миңа бик ошады! Миңа ярдәм иткән дусларыма чын күңелемнән рәхмәт әйтәсем килә”, - дип язды ул социаль челтәрләрнең берсендә.

Япон егетенең Татарстанга сәяхәте вакытында татар дуслары аңа Казан Кремле белән хозурлану, Иске Татар бистәсе ядкарьләрен тамаша кылу мөмкинлеге тапкан, татар авылына алып кайтып, XXI гасырда татарлар тормышының бер өлешен күрсәткән. Шуларның дәлилләре буларак, Юто социаль челтәрдәге үз битендә күп санлы фотосурәтләр урнаштырган: анда соклангыч Кол Шәриф җәмигъ мәчете күренешләре һәм Казан кремленың башка әһәмиятле тарихи объектлары да, Иске Татар бистәсе, җәяүлеләргә бирелгән Бауман урамы, андагы Тукай сәгате, татар авылы, татар чәк-чәге, өчпочмагы хәзер Япония күренешләренә килеп кушылган...

Башкортстандагы дуслары Ютоның Татарстан белән генә чикләнүенә, тиз кайтып китүенә үпкә белдергән хәтта, Урал тауҙарын күрер инең, улар хозурлығы менән Японияҡынан ҡалышмай, дип ватанпәрвәрлек күрсәткән. Глобаль пәрәвездән ачыкланганча, Ю.Хишияма Башкорт Википедиясе белән хезмәттәшлек итә, үз илендә университетта татар һәм башкорт телләрен укыту уе белән яши. “Татар-информ” язганча, Токио чит телләр университетының төрки телләр бүлегендә 4 ел белем алган 23 яшьлек әлеге егет хәзерге вакытта аспирантурада татар һәм башкорт телләре орфографиясен фәнни нигездә беренче ел өйрәнә. Телләргә һәм дусларга бай японияле Юто Хишиямага уңышлы эшчәнлек телик.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot