news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төрки-татар иҗатчылары проектының яңа чыгарылышы Һади Такташка багышланды

Якын арада Яков Емельянов, Ризаэтдин Фәхретдин кебек шәхесләргә багышланган язмалар чыгачак.

Төрки-татар иҗатчылары проектының яңа чыгарылышы Һади Такташка багышланды

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә “Төрки-татар иҗатчылары һәм әдәби ядкярләр” дип исемләнгән проектның яңа чыгарылышы татар әдәбияты классигы, шагыйрь һәм драматург Һади Такташка багышланды.

Сәхифәнең чираттагы каһарманы – күренекле татар шагыйре Һади Такташ. Аның хакта Филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Миләүшә Хәбетдинова сөйләде.

Якын арада проектта Сәиф Сараи, Габделҗаббар Кандалый, Каюм Насыйри, Яков Емельянов, Ризаэтдин Фәхретдин кебек шәхесләр турында мәкаләләр чыгачак.

  • Бу проектта татар әдәбиятына нигез салган күренекле язучылар һәм шагыйрьләр турында мәгълүмат булачак. Проект авторы - журналист Зилә Мөбәрәкшина. Материаллар "Интертат.татар" сайтында чыгып барачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot