news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Төрки халыклар Омск өлкәсенә корылтайга җыела
Чара тәүге тапкыр оештырылачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 12 август, "Татар-информ"). Омск өлкәсендә тәүге тапкыр Төрки халыклар корылтае уздырылачак. Бу хакта Омск татарларының "Мәдәният" милли-мәдәни оешмасы хәбәр итә.
Съезд вәкилләре 18 август көнне Тара шәһәренең Үзәк китапханәсенә җыелачак.
Чараның максаты - Омск шәһәре һәм Омск өлкәсе иҗтимагый оешмалары һәм милли-мәдәни үзәкләрен берләштерү, үзара хезмәттәшлек итү һәм тәҗрибә уртаклашу.
Көн тәртибендә мәдәни байлыкларны саклау һәм үстерү, гореф-гадәтләрне, телне саклау мәсьәләре хакында фикер алышу, дәүләт органнары, иҗтимагый оешмалар, мәдәни һәм мәгариф оешмалары белән үзара эшчәнлекне ныгыту, яшьләрне иҗтимагый эшчәнлеккә тарту ысуллары хакында сөйләшү күздә тотыла.
Корылтай эшчәнлегендә хакимият вәкилләре, дин әһелләре, яшьләр һәм милли-мәдәни оешмалар әгъзалары - барлыгы Омск өлкәсенең 10 районыннан катнашучылар көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot