news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Төрки халыклар бәйрәмендә Татарстан мәдәнияте танытылды
“Тукай” мәдәният һәм мәгърифәт үзәге Истанбулның Мәрмәр университеты оештырган чарада Татарстан байрагы астында татар халкының милли җәүһәрләрен та
Скопировать ссылку
(Истанбул, 7 май, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркиядә 3 май- төрки халыклар көне. Бу уңайдан Истанбулдагы Мәрмәр университеты Төрки мәдәният клубы “Төрки халык мәдәниятләре көне” дип исемләнгән чара оештырды. Әлеге уку йортының бакчасында 3 көн дәвам иткән бәйрәмдә Көнчыгыш Төркестан күчмә халыклар оешмасы, Кыргызстан-Төркия дуслык җәмгыяте, Казакъстан мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасы, Әзербайҗан берлеге оешмасы, Шәркый Төркестан яшьләре берлеге, “ТУКАЙ” мәдәният һәм мәгърифәт үзәге, Болгария төрекләре мәдәнияте һәм хезмәт оешмасы, Румели төрекләре мәдәнияте һәм ярдәмләшү җәмгыяте кебек милли иҗтимагый оешмалар үзләренең милли кыйммәтләрен күргәзмәләрдә таныттылар. Чара кысаларында төрки халыкларның фольклор уеннары, милли биюләре, җырларыннан торган концерт тәкъдим ителде. Төрки дөньяда “Тәрҗеман” газетасын чыгаруы белән танылган һәм төрки халыкларның тәрәккыяте өчен зур хезмәтләр башкарган Исмәгыйл Гаспралы турында документаль фильм күрсәтелде. Аның авторы, Төркиядә туып үскән кырым татары Зафәр Каратай әлеге фильмны ничек төшерүләре турында чыгыш ясады. Бүнйамин Аксунгур, Хайати Түфәкчиоглу кебек галимнәр катнашында “Төрки дөньяда бердәмлек” мәсьәләләренә кагылышлы панель оештырылды.
“Төрки халык мәдәниятләре көне”ндә “ТУКАЙ” мәдәният һәм мәгърифәт үзәге тамашачыларны татар халкының милли үзенчәлекләре белән таныштырды. Күргәзмәгә куелган Татарстан байрагы, дәүләт гербы, калфак, түбәтәй, читек, чүәк кебек татар милли кием үрнәкләре, сөлге-тастымаллар, төрле милли сувенирлар, милли киемле курчаклар, Казан һәм Татарстан турында күп санлы китаплар, брошюралар, рәсемнәр халыкның игътибарыннан читтә калмады. Кызганычка, Татарстанның кайда булуын белмәүчеләр күпчелекне тәшкил итә. Күбесе Урта Азиядәге илләрнең берсе, дип уйлый. Күргәзмәне озаклап караганнан соң, халыкның иң күп сораган соравы: “Сездә илегезне таныта торган китап-брошюраларны татарча гына нәшер итү тыелганмы әллә?”. Чыннан да, русча яки ике дәүләт телендә басылган басмаларга шул кадәр күнегелгән, хәтта без аңа игътибар итмибез, ләкин татар телендә генә басылган Татарстанны танытучы бер генә китап-брошюра юк. Күргәзмә күршеләре кыргызларның андый басмалары кыргыз һәм инглиз телендә басылган әнә. Әзербайҗаннарда да шул ук хәл. Икенче сорау: “Татарлар нигә латин хәрефләре кулланмый?”
Татар халкының чыгышы, тарихы белән
кызыксынучыларның шактый күп булуы игътибарга лаек. Татарстанның халык саны һәм бүгенге сәяси вәзгыяте турында сорашучылар да аз түгел. Төрекмәнстан, Казакъстан, Кыргызстан кебек төрки җөмһуриятләрдән килгән студентлар арасында әтисе яки әнисе татар булганнары Татарстан күргәзмәсенә аеруча зур кызыксыну күрсәттеләр. Өлешчә генә булса да, үзләренең татар булулары белән горурланганлыклары күзләреннән үк күренеп тора. Төрек иптәшләрен чакырып алып, сөенә-сөенә күргәзмә белән таныштырдылар. Татар тарихы белән бәйле белемнәре сай булуына карамастан, Сөембикә язмышын яхшы беләләр. Иптәшләренә иң элек диварда асылынып торган Сөембикә манарасы турында сөйли башлыйлар.
Төрек студентлары арасында Габдулла Тукайның фотографиясен күргәч, иске танышларын очраткан кебек: “Абдуллаһ Тукай бу!”- дип тукталып, күргәзмәне җентекләп карый башлаучыларны да очратып шатланырга туры килде. Кайберләре күргәзмәдәге татарча китапларны ачып, иҗекләп укый башлый. Баксаң, аларга татар теле дәресләре керә икән. Укытучылары - Татарстан кияве, филология фәннәре кандидаты Эрдал Шахинның студентларын иң элек Габдулла Тукайның иҗаты белән таныштыруы һәм “Туган тел” шигырен ятлатуын сөйләделәр. Тукайның кимендә өч шигырен яттан белүне шарт кушкан укытучылары.
Бәйрәм чарасы бу көн өчен махсус пешерелгән төркестан пылавы белән сыйланып тәмамланды.
Милли җыр-моңнарга күмелеп үткән бу форум үзара аралашуга, милли үзенчәлекләрне, сәнгати җәүһәрләрне танытуга хезмәт итте.
“Төрки халык мәдәниятләре көне”ндә “ТУКАЙ” мәдәният һәм мәгърифәт үзәге тамашачыларны татар халкының милли үзенчәлекләре белән таныштырды. Күргәзмәгә куелган Татарстан байрагы, дәүләт гербы, калфак, түбәтәй, читек, чүәк кебек татар милли кием үрнәкләре, сөлге-тастымаллар, төрле милли сувенирлар, милли киемле курчаклар, Казан һәм Татарстан турында күп санлы китаплар, брошюралар, рәсемнәр халыкның игътибарыннан читтә калмады. Кызганычка, Татарстанның кайда булуын белмәүчеләр күпчелекне тәшкил итә. Күбесе Урта Азиядәге илләрнең берсе, дип уйлый. Күргәзмәне озаклап караганнан соң, халыкның иң күп сораган соравы: “Сездә илегезне таныта торган китап-брошюраларны татарча гына нәшер итү тыелганмы әллә?”. Чыннан да, русча яки ике дәүләт телендә басылган басмаларга шул кадәр күнегелгән, хәтта без аңа игътибар итмибез, ләкин татар телендә генә басылган Татарстанны танытучы бер генә китап-брошюра юк. Күргәзмә күршеләре кыргызларның андый басмалары кыргыз һәм инглиз телендә басылган әнә. Әзербайҗаннарда да шул ук хәл. Икенче сорау: “Татарлар нигә латин хәрефләре кулланмый?”
Татар халкының чыгышы, тарихы белән

Төрек студентлары арасында Габдулла Тукайның фотографиясен күргәч, иске танышларын очраткан кебек: “Абдуллаһ Тукай бу!”- дип тукталып, күргәзмәне җентекләп карый башлаучыларны да очратып шатланырга туры килде. Кайберләре күргәзмәдәге татарча китапларны ачып, иҗекләп укый башлый. Баксаң, аларга татар теле дәресләре керә икән. Укытучылары - Татарстан кияве, филология фәннәре кандидаты Эрдал Шахинның студентларын иң элек Габдулла Тукайның иҗаты белән таныштыруы һәм “Туган тел” шигырен ятлатуын сөйләделәр. Тукайның кимендә өч шигырен яттан белүне шарт кушкан укытучылары.
Бәйрәм чарасы бу көн өчен махсус пешерелгән төркестан пылавы белән сыйланып тәмамланды.
Милли җыр-моңнарга күмелеп үткән бу форум үзара аралашуга, милли үзенчәлекләрне, сәнгати җәүһәрләрне танытуга хезмәт итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot