news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрки халык тарихы КФУда бушлай укытыла

"Россиянең төрле төбәкләрендә, чит илләрдә гомер итүче яшь милләттәшләребезгә Казанда бушлай югары белем алырга мөмкин булачак", - ди профессор.

(Казан, 15 март, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Казан (Идел буе) федераль университетында төрки халыклар тарихын укырга 30 студент бушлай кабул ителә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә  КФУның татар халкы тарихы hәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗев сөйләде.

«Моннан берничә ел элек Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Татарстан Президентына безнең бүлектә бушлай уку өчен 30 урын сорап хат язган иде, ди – И. Гыйләҗев. - Рөстәм Миңнеханов әлеге  үтенечне канәгатьләндерде. Менә инде дүртенче ел шул юнәлештә эш алып барыла. Быел да университетка Россия төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче, халкыбыз тарихы белән кызыксынучы 30 милләттәшебезне бушлай белем алырга чакырабыз.  Алар 4 ел эчендә бакалавр дәрәҗәсенә җитеп, диплом алып чыгачак, алга таба укырга теләүчеләр  магистратурага керә ала».

"Укырга керү өчен, тарих, җәмгыять белеме һәм рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) нәтиҗәләре яхшы булуы шарт", - ди тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗев.

Хәзерге көндә бүлек составында ике кафедра эш алып бара – татар халкы тарихы кафедрасы (җитәкчесе – профессор Искәндәр Гыйләҗев) һәм төрки халыклар тарихы һәм мәдәнияте кафедрасы (җитәкчесе - доцент Камил Әхсанов.)

2016 елгы беренче чыгарылышта 27 студент укуларын уңышлы тәмамлаган.

Югары квалификация алу өчен төп шартлар – Казан университетында белем бирү сыйфатының югары булуы, университет укытучыларының тәҗрибәсе, уку яки фән белән мавыгучы яшьләргә университетта тудырылган мөмкинлекләр, бай китапханә. Бүлектә укытуның тагын бер үзенчәлеге – чит телләр өйрәтүгә зур игътибар: студентлар дүрт ел дәвамында Европа һәм Көнчыгыш телләреннән тирән белем ала. Университетка кергән һәр студент Универсиада авылында заман таләпләренә җавап бирә торган торак белән тәэмин ителә. Институтта спорт һәм сәнгать белән шөгыльләнергә дә барлык уңайлыклар тудырылган.




 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100