Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төрки дөньяның аксакалы Туран Язган вафат булды
ТРда төрек мәктәпләренең ачылуында мөһим роль уйнаган галим һәм җәмәгать эшлеклесе Т.Язганның үлем хәбәре бөтен төрки дөнья матбугатында урнаштырылды

Төркия президенты Абдуллаһ Гүл, Төньяк Кипр Төрек Җөмһурияте илбашы Дәрвиш Эроглу, Төркия Бөек Милләт Мәҗлесе (парламенты) рәисе Җәмил Чичәк, Истанбул губернаторы Авни Мутлу, Истанбул куркынычсызлык идарәсе җитәкчесе Хөсәен Чапкын һәм танылган сәнгать эшлеклеләре җеназага кайгы уртаклашу телеграммалары һәм чәчәк тәкыяләре җибәргәннәр.
Мәрхүмнең табуты дәүләт җитәкчеләре һәм шәһитләр генә лаек булган Төркия байрагына төрелде. Хушлашу мәрасимендә табут тирәсе төрки җөмһуриятләрнең байракларын тоткан яшьләр белән уратып алынды. Алар арасында Татарстан байрагы җилфердәвен дә күрергә мөмкин иде.
Туран Язган Истанбул университеты икътисад факультетын тәмамлагач, үсеш һәм торак төзелеше министрлыгында эшләп ала. Өч елга якын Италиядә төбәкләрне планлаштыру буенча стажировкада була. Аннан кайткач Истанбул университетында "Шәһәрләшү буенча Төркиядәге эш көченең демографик һәм социал-экономик структурасы" дигән темага диссертация яклап, икътисад фәннәре кандидаты була. 1971 елда "Халык кереме таралышы нигезендә социаль иминлек" темасы буенча фәнни тикшеренүләре нәтиҗәсендә ул доцентлык баскычына күтәрелә. "Көньяк Анадолуны планлаштыру проекты"нда эшләү дәверендә Анадолуның үсешен һәм алгарышын планлау хезмәте яза. Аның бу эше Министрлар Кабинеты каршындагы "Игенчелек һәм җир эшләре реформасы" бүлеге тарафыннан зур игътибар күрә. 1979 елда икътисад фәннәре профессоры дәрәҗәсе алган Туран Язган Истанбул университеты сенатосы әгъзалыгына сайлана. Берничә ел шул ук уку йортының идарә комитеты әгъзасы булып тора. Шулай ук икътисад кафедрасы белән дә җитәкчелек итә. 1980 елда Төрки дөнья тикшеренүләре фондын кора. Татарстан халкына ул 1990 еллардан соң таныла башлый. Казан, Яр Чаллы, Уфа, Чабаксар кебек шәһәрләрдә төрек мәктәпләренең ачылуы, төрек теле дәресләре укытыла башлавы - Туран Язганның тырышлыгы нәтиҗәсе. Ул җитәкләгән фонд тарафыннан оештырылган фәнни конференцияләр, балалар фестивальләренә Татарстаннан күп санлы галимнәр һәм сәнгать оешмалары катнашты. Алар анда Төркия тормышы һәм төрек гореф-гадәтләрен якыннан өйрәнеп, башка төрки халыклар белән аралашу, гыйльми фикер алыш-бирешендә булу, мәдәни үзенчәлекләр белән якыннан танышу мөмкинлегенә ирештеләр. Туран Язган гомеренең күп өлешен төрки халыкларның якынаюы, берләшүе һәм төрки дөньяның алгарышы өчен фидакарьчә хезмәткә багышлады. Ул бу юлда ышанычлы адымнар белән алга барды. Фондның "Тарих" дип исемләнгән журналында төрки галимнәр һәм язучыларның төрки дөнья тарихы, сәясәте, мәдәнияте һәм бүгенге яшәеше белән бәйле йөзләрчә мәкалә һәм фәнни хезмәтләре бастырылды, китаплар нәшер ителде. Төрки җөмһуриятләрдән Төркия югары уку йортларына укырга килгән студентларга стипендия түләү мөмкинлекләре булдырды. Бер-берсеннән кызыклы сәнгать күргәзмәләре, фестивальләр, милли бәйрәм тантаналары оештырылды. Төрки дөнья тикшеренүләре фонды Төрки җөмһуриятләрдән килгән һәр кешегә сыену урыны булды, Туран Язган авыр халәттәге һәркемгә ярдәм кулы сузды. Аның булышлыгы белән фән юлына кереп китүче яшьләрнең саны да шактый. Т.Язганның омтылыш һәм хезмәтләре, кайбер илләрнең дәүләт җитәкчелегенә ошап җитмәсә дә, бик күп фикер иясе һәм оешмаларга үрнәк тәшкил итте. Шуның өчен ул төрле иҗтимагый оешма һәм дәүләт корылышларының 200дән артык махсус бүләгенә лаек күрелде. Алар арасында иң мәртәбәлесе - төрки милләтләрнең халыкара мәдәният оешмасы ТӨРКСОЙның Почет медале, Әнкарәдә оштырылган махсус тантанада, Төркия мәдәният һәм туризм министры Эртугрул Гүнәй тарафыннан тапшырылды. Ул, Туран Язганның исәнлегендә соңгы бүләкләнүе булып, тарих сәхифәсендә урын алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз