Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төрки дөнья журналында галим Надир Дәүләт турында мәкалә дөнья күрде
Төрек галиме Исмәгыйл Түркоглу мәкаләсендә остазының тормышын, иҗтимагый һәм фәнни эшчәнлеген яктырткан.
(Истанбул, 8 сентябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төрки дөньяның «Кардәш каләмнәр» әдәби һәм иҗтимагый-мәдәни журналының сентябрь санында күренекле галим Надир Дәүләт турында мәкалә басылды. Аны Мимар Синан университеты галиме Исмәгыйл Түркоглу язган.
Автор Надир Дәүләтнең төрки дөнья өчен әһәмиятле эшчәнлеге, Россия тарихын, татар милләтен чит илләрдә танытуга кагылышлы хезмәтләрен яктырткан. «Кардәш каләмләр» журналы бу мәкалә өчен 11 бит аерган.
Исмәгыйл Түркоглу Надир Дәүләтнең 1960-1980 елларда Төркиядәге татар иҗтимагый тормышында актив роль уйнаганлыгын, «Тукай яшьләре» клубын һәм «Казан төркиләре» җәмгыятен коручылар арасында булып, әлеге корылышларның эшчәнлекләрен алып баруын, «Тукай бюллетене» газетасы, «Казан» журналын чыгаруын язган.
Төрки дөньяның уртак матбугаты «Кардәш каләмнәр» басмасындагы мәкаләдә Надир Дәүләтнең Дәүләткилде морзалар нәселеннән булуы, әти-әнисенең гыйбрәтле ачы язмышлары белән дә танышырга мөмкин. Әнисе Рокыя, әтисе Ибраһим Дәүләткилделәрнең Ерак Көнчыгышта «Милли байрак» исемле татарча газета чыгарулары һәм шуның өчен совет хакимияте тарафыннан кулга алынып, 10 елга хөкем ителүләре бәян ителгән.
Галим Исмәгыйл Түркоглу Рокыя Дәүләткилденең Гаяз Исхакый белән танышуы һәм күренекле әдипнең аны милләт өчен корбан итүен язган.
«Гаяз Исхакый 1935 елда Мукденда оештырылган „Ерак Көнчыгыш татарлары корылтае“ннан соң „Милли байрак“ газетасын чыгаруны Рокыя туташка йөкли. Алга таба Рокыя Исхакыйга язган хатларында үзен Европага алдыруын сораса да, әдип аңа колак салмый, җавап хатында милләт өчен корбан кирәклеген яза. Нәтиҗәдә, Рокыя чыннан да милләте өчен корбан була», — дип, мәкалә авторы Надир Дәүләтнең үз ата-анасыннан читтә, ят гаиләдә үсәргә мәҗбүр булуын белдерә.
Түркоглу Надир Дәүләтнең төрки дөнья тарихы белгече буларак чорның Төркия президенты Тургут Өзал һәм премьер-министры Мәсүт Йылмазга Россиядәге төрки халыклар буенча чыгышлар әзерләвен, АКШның Колумбия һәм Висконсин/Мэдисон университетларында кунак профессор буларак дәресләр бирүен, Төркия хәрби академиясендә лекцияләр укуын, Төркия тарих институтының Кавказ һәм Төньяк Карадиңгез регионнарын өйрәнү бүлеген җитәкләвен, «The Independent» газетасына атна саен мәкаләләр язуын тәфсилләп язган.
Исмәгыйл Түркоглу – танылган тарих галиме, доцент, Мимар Синан нәфис сәнгать университетында эшли. Мәрмәрә университетында укыган елларында Надир Дәүләтнең студенты була. Аның җитәкчелегендә Ризаеддин Фәхретдин, Габдерәшит Ибраһим турында фәнни хезмәтләр яза.
Надир Дәүләтне остазы дип атый, аның юл күрсәтүе аша татар дөньясы белән таныша, татарча, русча өйрәнә, Надир Дәүләт белән бергә Идел-Урал төбәгенә фәнни экспедициягә чыга. Исмәгыйл Түркоглу Төркиядә басылган татар мәдәнияты тарихы, татар зыялылары турындагы күп санлы гыйльми мәкаләләр авторы. Әсәрләренең кайберләре татар матбугатында да басылып килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз