news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрки дөнья җыенында татар мәдәниятендә миләшнең әһәмияте турында сүз барды

Чулпан Зариф-Четин «Татар халкы мәдәниятендә — миләш агачы» исемле чыгышын Надир Дәүләт исеме бирелгән секциядә ясады.

Төрки дөнья җыенында татар мәдәниятендә миләшнең әһәмияте турында сүз барды
Рушания Алтай

(Истанбул, 5 июнь, «Татар-информ», Рушания Алтай). VIII халыкара төрки дөнья тикшеренүләре симпозиумында татар халкы мәдәниятендә миләш агачының әһәмияте турында чыгыш яңгырады. Аны милләттәшебез, Төркиянең Карс шәһәрендәге Кавказ университеты галимәсе Чулпан Зариф-Четин әзерләп сөйләде.

Галимә чыгышын Надир Дәүләт исеме бирелгән секциядә ясады. Ул татар халкының миләш агачын үкенеч-сагыш, ачы язмыш, аерылу, ә кайчак ватан символы итеп күрүенә; татар халык авыз иҗатында миләш белән бәйле сынамышлар, табышмаклар, такмакларның күп булуына; бүген дә күп санлы шигырьләр, җырлар иҗат ителүенә басым ясады, авыз иҗаты үрнәкләрен тәкъдим итте. 

Кавказ университетының Чордаш төрки телләр һәм әдәбиятлары бүлегендә эшләүче доцент Чулпан Зариф-Четин миләш агачы җимешенең татар халкының матди көнкүрешендә зур урын алып торуы: татар ханымнарының миләштән кайнатма кайнатуы, как, компот ясавы, җимешен киптереп, төрле авыруларга каршы куллануы хакында сөйләде.

Галимә татар халкында миләш белән бәйле төрле ырымнарның булуын, аларның Ислам диненнән алдагы халык тормыш-көнкүрешенннән бүгенге көнгә килеп җитүләрен белдерде. Хәзерге чорда да халык арасында миләш агачының төрле сихер-бозымнардан, күз тиюдән саклавына ышану күзәтелгәнен әйтте

«Татар милли үзенчәлегендә миләш агачының әһәмиятен билгеләгәндә татар дөнья карашының табигатькә якынлыгы, табигатьне яратуы аркылы формалашуын, үсүен  күрәбез. Миләш агачы яңа туган сабыйны күз тиюдән саклаучы, яңа корылган яшь гаиләгә нәсел дәвамы, муллык, бәрәкәт китерүче, фани дөнья белән ахирәт дөньясы арасында күпер вазифасы ролен башкаручы буларак кабул ителә», — дип сөйләде Чулпан Зариф –Четин.

VIII халыкара төрки дөнья тикшеренүләре симпозиумы 2-5 июнь көннәрендә zoom платформасында үтә. Ул Төркиянең Нигдә шәһәрендәге Өмәр Халисдэмир университеты, Казах кызлар педагогика университеты, Баку Евразия университетлары тарафыннан оештырылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100