Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төрки дөнья җыенында Фатих Кәрими әсәрендәге хатын-кыз мәсьәләләре телгә алынды
Төрек галиме Җиһан Чакмак Фатих Кәриминең «Аннан-моннан» әсәрендә җәмгыятьтәге тискәре күренешләрне тәнкыйтьләвен әйтте.
(Истанбул, 7 июнь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиянең әдәбият галиме Җиһан Чакмак VIII халыкара төрки дөнья тикшеренүләре симпозиумында татар язучысы Фатих Кәриминең «Аннан-моннан» әсәрендә хатын-кыз мәсьәләләренә карашы турында чыгыш ясады.
Галим җәдитче Фатих Кәриминең «Аннан-моннан» публицистик язмаларында татар җәмгыятендәге тискәре күренешләрне тәнкыйтьләвен; хатын-кызлар мәсьәләсенә кагылышлы фикерләрен күп хатынлык, хатын-кызларның укуына каршы чыгу, хатын-кызның кием-салымы, балигъ булмаган кыз баланы никахлау кебек төркемнәргә бүлеп белдерүенә басым ясады.
Төркиянең Җәлал Баяр университеты галиме Җиһан Чакмак Фатих Кәрими иҗатының үзәген алга киткән татар җәмгыятен булдыру җәһәтеннән кыз балаларны укыту, хатын-кызларның укымышлы булу зарурлыгы тәшкил итүен ассызыклады. Ул язучының кыз балаларны кече яшьтән никахлауны тәнкыйть утына тотуын әйтте.
«Фатих Кәрими кием-салымны социаль мәсьәлә итеп карый. Кешенең тышкы кыяфәтенә, сакал-мыегына, итәк-балагына карап, аның турында фикер йөртүнең дингә дә, җәмгыятькә дә файдасы булмавын белдерә», — диде ул язучының кием-салымга мөнәсәбәте турында.
«Ул елларда мөселман җәмгыятендәге мәдрәсәләр дини өстенлекле булып, күбрәк ир балаларны укытуга игътибар бирә иде. Идел-Урал төбәгендә җәдитче мәгърифәтчеләр бу системага каршы чыгып, кыз балаларны укыту, хәтта кызларны малайлар белән бер сыйныфта укыту кирәклеген алга сөрделәр. Заманча уку-укыту системасын яклаучы татар зыялылары Исмәгыйл Гаспралы башлаткан җәдитчә ысул белән укыта торган мәктәпләрне арттыру юлына киттеләр», — дип, әлеге мәсьәләләргә Фатих Кәрими иҗатының йогынтысына басым ясады төрек галиме.
VIII халыкара төрки дөнья тикшеренүләре симпозиумы Төркиянең Нигдә шәһәрендәге Өмәр Халисдэмир университеты, Казах кызлар педагогика университеты, Баку Евразия университетлары тарафыннан интернет киңлекләрендә оештырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз