news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Төрки дөнья тарихы һәм мәдәнияте» журналы галим Әхмәт Тимер эшчәнлеген яктырткан

Язмада татар галиме турында истәлекләр, аның туган ягы Әлмәтне сагынып яшәве турында бәян ителә.

«Төрки дөнья тарихы һәм мәдәнияте» журналы галим Әхмәт Тимер эшчәнлеген яктырткан
Айгөл Зара Кәбирова

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Төрки дөнья тарихы һәм мәдәнияте» төрек журналының «Идел-Урал зыялылары» сәхифәсендә татар филологы, тәрҗемәче Роза Корбанның тюрколог, профессор милләттәшебез Әхмәт Тимер турында язган мәкаләсе чыккан.

«Мәкаләдә галимнең 250дән артык фәнни хезмәте барлыгы әйтелә. Әхмәт Тимер — Төркиядә монгол теле буенча гыйльми эшчәнлекне башлап җибәрүче галим, Төрки мәдәниятләрне өйрәнү институтын коручы һәм аның ундүрт ел җитәкчесе булган татар егете», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова.

Аның сүзләренчә, язмада патша Россиясе, СССР, Төркия Республикасы, Германия режимнарын күргән Әхмәт Тимернең тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында мәгълүмат кызы Бахшаиш-Зәйнәп Фыратоглу һәм аспиранты булган тарихчы Түнҗәр Гүләнсойның хатирәләре белән бергә бирелә.

«Әхмәт Тимер пианино, скрипкада оста уйнаган, рәсем ясаган, шахмат уйнарга яраткан. Германия һәм Төркия шахмат клубларының әгъзасы булган. Анкарада Төрки шахмат клубын корып җитәкләгән. Төрки мәдәниятләрне өйрәнү институтының Анкарадагы китапханәсе аның исемен йөртә», — диде ул.

Айгөл Зара Кәбирова мәкаләдә Әхмәт Тимернең туган ягын сагынып яшәгәнлеге язылганын әйтте. «Кызы Бахшаиш-Зәйнәп Фыратоглуның истәлекләреннән бу ачык күренә. Һәр ел 17 июнь көнне әтисе таң атканда балконга чыгып, уйланып утыра торган була. Ул көнне галим 1929 елда Төркиягә китәргә чыккан булган. Әхмәт Тимер туган авылы Әлмәтне еллар узгач та онытмый», — ди ул.

Әхмәт Тимер — тел белгече, галим. 1912 елның 14 ноябрендә элекке Бөгелмә өязенең Әлмәт авылында туа. Истанбулда белем ала. Германиянең Гамбург университетында төрек телен укыта. Татар теленнән башка ул тагын сигез тел белгән. 2003 елның 19 июнендә вафат була. Кабере Анкараның Каршыяка зиратында.

Татарстанга исеме 1990нчы елларда кайта. Татарларны өйрәнергә дип Төркиягә килгән язучысы Тәүфикъ Әйди Әхмәт Тимернең 80 еллык юбилее уңаеннан «Йосыф Акчура» әсәренең кыскартылган тәрҗемәсен эшли.

«Бөек шәхесләребезнең берсе» (1992) исемле тәрҗемә «Казан Утлары»ның 12нче санында чыга. Галимнең йөз еллык юбилее уңаеннан Казанда төбәк тарихчысы Роза Абзалова-Сәлмәнованың «Ахмет Темир: Возвращение» (2012) исемле китабы басылып чыга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100