Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төрки дөнья симпозиумында Солтан Шәмси әсәрләрендә милли үзенчәлек хакында сөйләделәр
Татар-төрек галимәсе Рамилә Яруллина-Йылдырым язучының иҗатында катнаш никах, маңкортлашу, туган телгә, милли кыйммәтләргә игътибарсызлык кебек проблемалар күтәрелүен искәртте.
(Истанбул, 6 июнь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төрки дөнья югары уку йортлары оештырган VIII халыкара төрки дөнья тикшеренүләре симпозиумында татар язучысы Солтан Шәмсинең иҗаты фәнни яссылыкта тикшерелде. Бу хакта доклад белән татар-төрек галимәсе Рамилә Яруллина-Йылдырым чыгыш ясады.
Галимәнең чыгышы «Хәзерге чор татар язучысы Солтан Шәмси әсәрләрендә милли үзенчәлек төшенчәсе» дип атала. Ул бүгенге татар әдәбиятында Солтан Шәмсинең милли тарихны тирәнтен белүче әдип булуын искәртеп, әсәрләрендә татар халкының милли проблемаларын үзәккә алуы турында сөйләде.
«Солтан Шәмсинең күзгә ташланып торган беренче үзенчәлеге — бай милли тарихыбызның чуалчык дәверләрен өйрәнеп, тарихи дөреслекне кызыклы итеп укучыга җиткерүе. Ул әсәрләрендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итү вакыйгаларына игътибар юнәлтә. Ибн Фадланның сәяхәтнамәсен өйрәнә, аны әдәбиләштереп, укучыларга яңа вариантын тәкъдим итә», — дип әдипнең иҗаты белән таныштырды.
Аның «Низаглы йортта», «Күп капусы ачылса» китапларының үткәнне һәм кешелек дөньясын яңа караш белән бәяләүче әсәрләр булуын; иҗатында катнаш никах, маңкортлашу, туган телгә, милли кыйммәтләргә игътибарсызлык кебек проблемалар күтәрелүен белдерде.
«Милли тарих, туган тел, туган нигез, туган җир, сәнгать һәм халык авыз иҗаты кебек төшенчәләр Солтан Шәмсинең иҗатын билгелүче факторлар», — дип сөйләде Инөнү университеты Чордаш төрки телләр һәм әдәбиятлар кафедрасы җитәкчесе, профессор Рамилә Яруллина-Йылдырым.
Милләттәшебез VIII халыкара төрки дөнья тикшеренүләре симпозиумында чыгыш ясау белән бергә Мостафа Чокай исемле секцияне җитәкләде. Анда унга якын кеше чыгыш ясады.
VIII халыкара төрки дөнья тикшеренүләре симпозиумы Төркиянең Нигдә шәһәрендәге Өмәр Халисдэмир университеты, Казах кызлар педагогика университеты, Баку Евразия университетлары тарафыннан 2-5 июнь көннәрендә интернет киңлекләрендә оештырылды. Анда татарларга бәйле алты доклад укылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз