news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Төрки дөнья” Халыкара музыка фестивале ачыла

Ул ТР Композиторлар берлеге оешуга 75 һәм ТӨРКСОЙ оешмасының 20 еллыгына багышлана

 (Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген кичке 7 яртыда С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында “Төрки дөнья” дип аталган Халыкара музыкаль фестиваль ачыла. Беренче тапкыр гына оештырылган бу чара “Казан — Төрки дөньяның мәдәни башкаласы”, ТР Композиторлар берлеге оешуга 75 ел тулу һәм ТӨРКСОЙ оешмасының 20 еллыгы уңаеннан үткәрелә.

Бу вакыйга багышлап, бүген ТР Мәдәният министрлыгында матбугат конференциясе узды. Анда ТР Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин, Әзербайҗан филармониясе дәүләт симфоник оркестры дирижёры Фәхретдин Керимов, Кыргызстан консерваториясе ректоры Моратбәк Бегалиев, Казакъстан Композиторлар берлеге рәисе урынбасары Артык Токсанбаев һ.б. катнашты.

“Бу фестиваль — төрки дөнья халыклары өчен бик мөһим вакыйга. Без бер-беребез белән күбрәк аралашырга, бердәм булып эшләргә тиеш. Фестиваль беренче генә булмас, аны уздыру киләчәктә дә матур гадәткә әйләнер дип ышанасы килә. Без үз тарихыбызны, үз мәдәниятебезне өйрәнергә бу чара яңа мөмкинлекләр тудыра”, - диде Фәхретдин Керимов.

Ул бүген фестиваль ачылышында Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры белән бергә чыгыш ясаячак. “Мин бу оркестр белән бергә чыгыш ясавыма шат. Аларның югары профессионаллар булуын әйтмичә булдыра алмыйм”, - диде ул.

Рәшит Кәлимуллин сүзләренчә, фестивальдә Татарстан компазиторларыннан тыш, Башкортстан, Кырым, Чувашия , Казакъстан, Әзербайҗан, Кыргызстан, Төркмәнстан композиторлары иҗат иткән көйләр дә яңгыраячак.

Фестиваль 3 көн дәвам итә. Иртәгә И. Әүһәдиев исемендәге Казан музыка училищесында камералы музыка концерты узачак. “Төрки мотивлар” дип аталган программада В. Харисов җитәкчелегендәге “Маятник” ансамбле дә чыгыш ясаячак.

5 октябрь көнне исә С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында фестивальнең ябылу тантанасы булачак. Анда Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге “La Primavea” оркестры чыгыш ясар дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100