news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Төрки дөнья” берләштерә

“Шәһри Казан” редакциясендә Рифкать Вахитовның “Төрки дөнья” дигән күргәзмәсе эшли башлады

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Шәһри Казан” газетасы рәссамнар иҗатын киң җәмәгатьчелеккә җиткерүнең үз формасын тапты. Биредә ел дәвамында рәсем сәнгате осталары хезмәтләреннән күргәзмәләр оештырыла. Редакциядә яңа сезонны һәвәскәр рәссам Фәрит Газизуллинның шәхси күргәзмәсе ачып җибәргән иде. Бу көннәрдә эстафетаны күренекле рәссам Рифкать Вахитов алды. Редакция фойесында аның “Төрки дөнья”дип исемләнгән күргәзмәсе эшли башлады.

Рифкать Вахитов портрет сәнгатендә милли юнәлешне үстерүгә, милли мәктәпне булдыруга зур өлеш керткән шәхес. Казан сәнгать училищесын һәм Харьковның сәнгать мәктәбен тәмамлагач, ул Чаллы һәм Ташкент шәһәрләрендә эшли. Аның иҗат дәверенең бу чоры монументаль рәсем сәнгатен үстерү өлкәсендәге эшчәнлек белән бәйле. Әмма кайда гына эшләмәсен, кайда гына йөрмәсен, рәссамның күңел түрендә һәрчак халкы язмышы, киләчәге өчен бочылу урын алган. “Төрки дөнья” сериясенә кертелгән картиналарның күбесе милли күтәрелеш чорында - 1995-1996 елларда иҗат ителә. Рифкать Вахитов үзе дә ул елларда Татар иҗтимагый үзәгенең актив әгъзасы була. “Халкыбыз тарихы турыда уйланулар, борчылулар чагылган бу картиналарда. Мин алардан “Татарнамә” дигән серия дә әзерләргә уйлаган идем”, -ди рәссам. “Идегәй”, “Болгарлар”, “Мәдрәсә, “Сөембикә”, “Мөһаҗирләр”- халкыбызның шанлы үткәне, фаҗигасы чагылган әнә шундый картиналар. Аларда Ибн Фадланның Болгарга килүе, Алтын Урда чоры, рәссам үзе әйткәнчә, татар цивилизациясенең төп чыганагы булган мәдрәсәләр, Казанның тетрәнүләр кичергән чоры, соңгы ханбикә Сөембикәнең язмышы, чукындыру, колонизациядән качып читкә бәхет эзләргә киткән татарлар һ.б. сурәтләнгән. Татар халкы язмышы белән бәйле бу картиналарда өмет, яктылык алтынсу ачык төсләр белән бирелә. Ә дошман образы кечкенә кара болытлар рәвешен алган. Ләкин дәүләтчелеген югалтканан соң, бу болытлар куерып урманга әйләнгән, алтынсу якты төс исә урман артыннан өмет чаткысы буларак күренеп кенә ала. Бу картиналар янәшәсендә рәссамның Ташкент шәһәрендә эшләгән елларында, Кырымда иҗат иткән эшләре дә, Төркиягә сәфәрләре вакытында аның тарихи шәһәрләреннән илһам алып иҗат ителгән рәсемнәре дә урын алган. “Кырым, “Иске Анталия , “Истанбул”, “Сөләймания мәчете”, “Бодрум” шундыйлардан. “Шушы картиналар туплана торгач, үзеннән-үзе аларны “Төрки дөнья” сериясенә берләштерү идеясе туды”, - ди автор.

Бу күргәзмә узган ел “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә оештырылган иде. Хәзер “Төрки дөнья”ны Төркиянең Казандагы консуллыгында да оештыру тәкъдиме карала. Ә “Шәһри Казан” редакциясе хезмәткәрләре һәм кунакларын ул гыйнвар уртасына кадәр сөендерәчәк.

“Шәһри Казан” оештыра торган мондый күргәзмәләр мәдәният-сәнгать әһелләрен берләштерү, фикер алышу мәйданы да. “Төрки дөнья” күргәзмәсе ачылышында катнашкан әдәбият-сәнгать әһелләренең һәрберсе моны үз чыгышында билгеләп үтте. “Максатыбыз - шушы мәйданда рәссамнар, язучылар, журналистлар, җырчыларны берләштерү. Ул истә калырлык, файдалы булсын, иҗат әһелләре бер-берләре белән аралашсын. Татар теленең, татар газеталарының киләчәге борчулы булган бу заманда мондый очрашулар бик кирәк. Без, иҗат кешеләре, шушы рәсемнәргә карап илһам алабыз. Татар рәссамнары иҗатын халкыбызга күбрәк җиткерәсе иде”, -ди газетасының баш мөхәррире Мансур Мортазин.

“Төрки дөнья”дан соң, редакциядә танылган рәссам Кәнәфи Нәфыйковның шәхси күргәзмәсен оештырырга уйлыйлар. Биредә үзәк урынны авторның моңа кадәр беркайда да яктыртылмаган картиналары алачак.







autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100