news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрки дөнья башкаласы Кастамону татар, казах, кыргыз, азәрбайҗан, гагаузларны кабул итте

2018 елда төрки дөнья башкаласы буларак игълан ителгән төрек шәһәре төрки телле журналистларны җыйды.

(Кастамону, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Бүген Төркиянең борынгы Кастамону шәһәре 2018 елда төрки дөньяның башкаласы исемен кабул итеп алды. Әлеге тантаналы чара Кастамону шәһәрендә Төркиянең мәдәният һәм туризм министры Нуман Куртулмуш һәм ТӨРЕКСОЙ халыкара оешмасының генераль сәркатибе Дүсән Касеинов катнашында узды.

Мәгълүм булганча, 2017 елда Казахстанның Төркестан шәһәре төрки дөнья башкаласы булган иде. Ел азагында ТӨРЕКСОЙ илләре мәдәният министрлары даими советының Төркестанда үткәрелгән 35нче утырышында киләсе төрки дөнья башкаласы итеп, Кастамону шәһәре игълан ителде. Шулай итеп, Төркиянең төньягында, Кара диңгез буенда урнашкан борынгы шәһәр, бу истәлекле вакыйга уңаеннан, беренче кунакларын кабул итте. Кастамонуның мәдәни, тарихи хәзинәләрен төрки дөньяга таныту максатыннан төрки телле илләрдән, төбәкләрдән журналистлар чакырылды. Төркия мәдәният министры Казахстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан, Молдовадан – Гагаузия автономиясе, Россиядән – Татарстан журналистларын сәламләде. Иң элек Нуман Куртулмуш гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белән шәһәрнең «Ogurlu Konaklari» кунакханәсендә иртәнге аш өстәле янында очрашты. Тантаналы чара исә "Grand Moni" конференцияләр үзәгендә үтте. Биредә Төркия Мәдәният һәм туризм министрлыгы карамагындагы «Төрки дөнья» оркестры чыгыш ясады: татар, төрек, казах, кыргыз һәм башка төрки халыкларның көйләрен яңгыратты. Кастамону фольклор ансамбльләре дә милли биюләр башкарды.

Мәдәният министры үзенең чыгышында моңа кадәр төрки дөнья башкаласы булган шәһәрләрне санап үтте. 2012 елда Казахстанның – Астана, 2013 елда Төркиянең – Искешәһәр, 2014 елда Татарстанның – Казан, 2015 елда Төркмәнстанның – Мары, 2016 елда Азәрбайҗанның – Шәке һәм 2017 елда Казахстанның Төркестан шәһәрләре.

«7 мең еллык тарихы булган һәм аның 900 елы төрки чорга караган Кастамону шәһәренең 2018 елда төрки дөнья башкаласы буларак игълан ителүе бу төбәкне танытуга, үстерүгә этәргеч бирер дип өметләнәбез. Кастамону моңа лаек, бу статус аңа бик тә килешә. Аның дөньяга танытырлык тарихы, мәдәнияте, һөнәрчелеге бар. Ул шулай ук рухи үзәк булып тора, биредә мөселман дөньясының данлыклы вәкилләре яшәгән, җирләнгән. Шәех Шабаны Вәли шуларның берсе. Кастамонуга бу елны мәдәни башкала исеме астында үткәрергә мөминлек биргән ТӨРЕКСОЙ оешмасына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. ТӨРЕКСОЙ оешмасының эшчәнлеге төрки халыклар, төрки илләр арасында элемтәләрне, хезмәттәшлекне ныгыту, үзара ярдәмләшү, мәдәниятләрне, төрки телләрне таныту максатын тота. ТӨРЕКСОЙ – ул төрки ЮНЕСКО дип әйтергә ярыйдыр. Бүген әлеге оешма көч җыеп, дөньяда ныклы халыкара бергәлек булып тора. Ел саен төрки халыкларның шәһәрләре төрки дөнья башкаласы итеп игълан ителүе дә бу бергәлекне ныгытуга өлеш кертә», - диде Нуман Куртулмуш.

Министр ел дәвамында Кастамонуда халыкара дәрәҗәдәге чаралар уздырылачагын хәбәр итте. «Барлык төрки халыклар катнашында фестивальләр, күргәзмәләр, семинарлар, спорт ярышлары оештырылачак. Бу ел Кастамону тарихында калырлык мәдәни чараларга бай булачак. Әле быел ТӨРЕКСОЙ оешмасының 25 еллыгы, шуңа бәйле дә истәлекле вакыйгалар көтелә», - диде министр.

Кастамону җирлеге халык санына карап, иң күп мәчетле төбәк. Бүген провинциядә 370 мең кеше яши, 2,5 мең мәчет исәпләнә. Шәһәрнең үзендә 114 мең кеше гомер кичерә. Ел саен яз аенда Госманлылар чорында Кастамонуда яшәгән, биредә җирләнгән ислам галиме, танылган төрек суфые Шәех Шабаны Вәли (1491-1567) һәм башка әүлияләрне искә алу чаралы үткәрелә. Мәдәният министры быелдан бу чараларны оештыру чыгымнарын министрлык үз өстенә алачагын белдерде. Мондый ярдәм турындагы хәбәрне Кастамону халкы алкышлар белән кабул итте.

ТӨРЕКСОЙ генераль сәркатибе Дүсән Касеинов хәбәр иткәнчә, Кастамонуда төрки дөнья башкаласы мәдәни программасы «Нәүрүз» бәйрәме белән, төрки халыклар катнашында 21 мартта ачылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100