news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Төргәкнең икенче тормышы – 2018" балалар иҗат конкурсына эшләр кабул ителә

Конкурс Казанда 22 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр уздырыла.

"Төргәкнең икенче тормышы – 2018" балалар иҗат конкурсына эшләр кабул ителә
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 23 сентябрь, "Татар-информ"). Казан мәктәпләренең 1-11 сыйныфларында укучылар өчен "Төргәкнең икенче тормышы – 2018" балалар иҗат конкурсы игълан ителде. Бу хакта Татарстан Экология министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

  • Конкурска табигать объектларын чагылдыра торган хезмәтләр: кулланылган төргәк материалларыннан ясалган хайван яки үсемлекләр фигуралары кабул ителә. Ясау техникасын катнашкан бала үзе сайлый, әмма эшләнмәне әзерләгәндә, яңа материаллар кулланырга рөхсәт ителми. 2-10 ноябрьдә иҗади эшләрдән күргәзмә уздырыла.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

  • "Пластик" - пластик төргәк;
  •  "Кәгазь" - төрү кәгазе, газеталар, журналлар, сырлы катыргы;
  •  "Металл"- металл төргәк.

"Төргәкнең икенче тормышы – 2018" конкурсына кул эшләре 2018 елның 22 октябреннән 2 ноябренә кадәр 09.00-16.00 сәгатьләрдә Казанның Космонавтлар урамы, 57 адресы буенча урнашкан Балаларның шәһәр экологик-биологик үзәгендә кабул ителә.

Катнашу буенча тулырак мәгълүматны 8(843)273-48-55 телефоны аша белергә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100