news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төрекмәнстанда президент сайлыйлар

7 февральдә Төрекмәнстанның Казандагы гражданнары үз президентын Халыклар дуслыгы йортында сайлау хокукына ия булган иде.

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”). Якшәмбе көнне Төрекмәнстанда президент сайлаулары башланды. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына сылтама ясап, “Төрекмәнстанның мәгълүмати порталы” иртәнге сәгать 9га тавыш бирүчеләрнең 25,5 проценты сайлау участокларына килде дип белдергән.

Исегезгә төшерәбез, 7 февраль көнне Төрекмәнстанда президент сайлары узу уңаеннан, Казанда Халыклар дуслыгы йортында сайлау участогы эшләде. Биредә Төрекмәнстан гражданнары үз дәүләтләренең президентын алдан сайлау хокукына ия булды. Шулай ук алдан сайлау участоклары Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар һәм Элистада эшләде. Бу хакта Төрекмәнстанның Россия Федерациясендәге илчеле җиткергән иде.

Төрекмәнстан Президентына кандидат булып, 9 кеше билгеләнгән. Алар арасында дәүләтнең хәзерге лидеры, демократик партия вәкиле Гурбангулы Бердымөхәммәдов та бар. Сентябрь аенда дәүләттә яңа Конституция кабул ителде. Аның нигезендә президент вазифаларын башкару срогы 7 елга арттырылды, ә вазифага сайлау яше чикләнмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot