news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төрекмәнстанда күпхатынлылыкны тыялар

Бу илнең Җинаять кодексында күпхатынлылыкка карата җәза каралган.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). Төрекмәнстанда быел 1 сентябрьдән күпхатынлылыкны тыялар. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.

Гаилә кодексына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы законны Төркмәнстан президенты Гурбангулы Бердымухамедов имзалаган.

Кабул ителгән закон Гаилә кодексын "Төрекмәнстанда күпхатынлылык рөхсәт ителми" дигән положение белән тулыландыра.

Төзәтмәдә әйтелгәнчә, күпхатынлылык дигәндә берьюлы ике яки берничә хатын белән яшәү һәм гомуми хуҗалык тоту күз алдында тотыла.

Төрекмәнстанда ир-атларның күпчелеге ислам динен тота һәм аларга дүрт хатын белән яшәү рөхсәт ителә. Шул ук вакытта илнең Җинаять кодексында күпхатынлылыкка карата җәза каралган. Аерым алганда, Җинаять кодексы буенча, күп хатын тотучы ирне ике елга кадәр төзәтү эшләре йә зур акчалата штраф рәвешендә җәзага тарту мөмкин, диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot