Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төрекмәнстан президенты Конституциягә үзенең вәкаләтләрен арттыру турында өстәмәләр кертте
Президентлык срогы җиде елга кадәр озайтылган һәм яшь буенча чикләү бетерелгән.
Казан,14 сентябрь, «Татар-информ»). Төрекмәнстанның яңа Конституциясе милли парламент утырышында кабул ителгән һәм закон белән расланган, ил президенты Горбангулы Бердымөхәмәдов тарафыннан имзаланган. Бу хакта Төрекмәнстан хөкүмәтенең рәсми порталы хәбәр итә, дип яза ТАСС.
"Ашхабад аксакаллары советында президент Горбангулы Бердымөхәмәдов Төрекмәнстанның яңа Конституциясен раслау турында конституция законын имзалый. Залдагылар бу тарихи вакыйганы зур күтәренкелек белән кабул итеп, көчле кул чабулар белән белдерделәр", - диелгән хәбәрдә.
Төрекмәнстанда президент вәкаләтләрен башкару срогы, яңа Конституциясе нигезендә, биштән җиде елга кадәр озайтылган, ә ничә яшькә кадәр булуы (хәзерге вакытта 70кә кадәр) бөтенләй алынган.
Моннан тыш, яңа редакциядә күппартиялелек, гражданлык җәмгыятьләрен җәелдерүгә шартлар тудыру, яшьләрнең хокуклары һәм роле турында нигезләмәләр булдыру каралган. Төзәтмәләрнең берсе кеше хокукларын яклау институтына кагыла.
Яңа Конституциядә 8 бүлек һәм 143 маддә бар, аларның 28е - яңа, 80е үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән, ә калган 35 е үзгәрешсез калган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз