news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрекмәнстан Президенты Казанда Сабан туенда ат чабышын караячак

Гурбангулы Бердымөхәмәдовка мең ел элек хәзерге Төрекмәнстан территориясеннән чыгарылган ахалтекин токымлы атлар чабышын күрсәтәчәкләр.

Төрекмәнстан Президенты Казанда Сабан туенда ат чабышын караячак
Рамиль Гали

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәмәдов Казан ипподромында 23 июньдә Сабан туе бәйрәме көнендә ат чабышларында кунак булачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов сөйләде.

«Гурбангулы Бердымөхәмәдов, Төрекмәнстан Президенты, безнең олы кунак булачак. Ул киләчәк, һәм без өченче номерлы ат ат чабышларын күрсәтергә телибез», — диде Хаҗипов.

  • Өченче ат чабышлары «Алтын аргамак» дип аталачак. Аларда ахалтекин токымлы атлар катнашачак. Ул мең ел элек хәзерге Төрекмәнстан территориясеннән чыгарылган ахалтекин токымлы атлар.

«Болар атланып йөри торган токымнан — ахалтекиннар, матурлык буенча искиткеч атлар. Без аларны бөтен Россиядән җыйдык. Шундый бер ат Татарстанда «Тимерхан» клубында да бар. Чабышта барлыгы 13 ат катнашачак. Без аларны Дагыстаннан, Мәскәү өлкәсеннән, Ставрополь өлкәсеннән чакырдык. Дистанция - 1200 метр», — дип өстәде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары.

Казан ипподромында барлыгы 13 чабыш узачак. Аларда юртаклар, гарәп атлары, пони катнашачак. Ат чабышларында шулай ук Татарстанда туган 15 ат катнаша. Хаҗипов билгеләгәнчә, берничә ел элек аларның саны биш-җидегә кадәр җиткән.

  • Дүшәмбе көнне билгеле булганча, Төрекмәнстан Президенты бер көнлек сәфәр белән Казанга килә һәм Сабан туенда булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100