news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрекмәнстан Президенты Казан Сабан туенда булачак

Рөстәм Миңнеханов һәм Гурбангулы Бердымөхәммәдов Казан Кремлендә очрашу уздырачак, аннары бергәләп халык күңел ачу мәйданчыгына китәчәк.

Төрекмәнстан Президенты Казан Сабан туенда булачак
архив tatarstan.ru

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов 23 июньдә Казанга бер көнлек сәфәр белән киләчәк һәм Сабантуйда булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде.

«Бу бер көнлек сәфәр булачак — ул [Төрекмәнстан Президенты] якшәмбе көнне килә һәм якшәмбе көнне китә. Казан Кремлендә Рөстәм Нургалиевич белән халыкара протокол буенча очрашу булыр дип планлаштырыла. Аннары алар Сабан туена китә», - диде Галимова.

Бердымөхәммәдов һәм Миңнеханов Сабантуйның үзәк мәйданына китәчәк, дип өстәде Казан Кремле вәкиле. Якшәмбе көнне халык күңел ачу чаралары дүрт мәйданчыкта узачак, шул исәптән Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәләрендә Каенлыкта, Аккош күле урман паркы һәм Казан ипподромында.

Соңгы тапкыр Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов Казанга эш сәфәре белән узган елның 6 июлендә килде. Татарстанның сәнәгать потенциалын аңа «Идея» технопаркында күрсәттеләр.

Аннары Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Миңнеханов һәм Бердымөхәммәдов арасында очрашу узды. Шул ук көнне Төркмәнстан Президенты «Казан Арена» стадионында узган Бразилия һәм Бельгия җыелма командалары арасында футбол буенча дөнья чемпионатының 1/4 финал матчын да карады.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100