Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төрекмәнстан Президенты Aurus автомобильләренең бөтен төрен сатып алачак
Ак төстәге Aurus Senat автомобиле беренче Каспий икътисади форумында күрсәтү өчен «НАМИ» Дәүләт фәнни үзәге тарафыннан махсус ясалган.
(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев тәкъдим иткән Aurus автомобиле белән кызыксынган һәм шундый машиналарның бөтен линейкасын сатып алырга теләк белдергән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Беренче Каспий икътисади форумы башланыр алдыннан Төрекмәнстан Президенты РФ Премьер-министрын (ул әлеге форумда Россия делегациясен җитәкли) каршы алган. Алар бергәләп ак төстәге Aurus лимузины белән танышкан.
Гурбангулы Бердымөхәммәдов автомобильне ошаткан. Ул мондый машиналарның бөтен линейкасын сатып алырга теләвен һәм тиешле гариза бирәчәген әйткән. Дмитрий Медведев аңа Россиядә җитештерелгән автомобильне уңай бәяләгәне өчен рәхмәт белдергән һәм гаризаның кабул ителәчәген ышандырган.
Ак төстәге Aurus Senat автомобиле Төрекмәнстандагы беренче Каспий икътисади форумында күрсәтү өчен 2019 елның июлендә «НАМИ» Дәүләт фәнни үзәге тарафыннан махсус ясалган. Автомобильнең әлеге версиясе тәүге тапкыр һәм бердәнбер данәдә җитештерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз