Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төрекмәнстан Казанда Генконсуллык ачарга һәм авиарейслар санын арттырырга әзер
Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов Казанга эш сәфәре белән килде.
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Якын арада Казанда Төрекмәнстанның Генераль консуллыгы барлыкка килергә мөмкин. Килешү бүген Казан Кремлендә Төрекмәнстан һәм Татарстан Республикасының беренче затлары сөйләшүләрендә булды.
Генераль консуллыкны ачу буенча тәкъдимне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җиткерде. «Казанда Төрекмәнстан Генераль консуллыгын ачу мөмкинлеген карарга кирәк. Безнең мөнәсәбәтләр системалы стратегик характерда, әгәр дә Сез бу мәсьәләне карарга кушсагыз, бу яхшы булыр иде», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Төрекмәнстан Президенты әлеге тәкъдимне хуплады. «Генераль консуллыкның ачылышына килгәндә, без бу тәкъдимне хуплыйбыз», - диде Бердымөхәммәдов.
Үз чиратында ул Казан белән Ашхабад арасында авиарейслар ешлыгын арттырырга тәкъдим итте. «Әгәр ихтыяҗ булса, без авиарейсларның ешлыгын да арттыра алыр идек. Әгәр бүген алар атнага ике тапкыр башкарылса, өч тапкыр да үти алыр идек», - дип төгәллек кертте Төрекмәнстан Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз