news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төрекмәнстан Әфганстанда мәчет төзелешенә акча бүлеп бирә

Мәчет төзелеше эшләрен быел ноябрьдә башлап, 2020 елның декабрендә файдалануга тапшыру ниятләнә.

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”). Төрекмәнстан бүлеп биргән акчага Әфганстанда 500 урынлык мәчет салыначак. Бу хакта "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итә.

Шул хактагы карарны Төрекмәнстан Президенты Горбангулы Бердымөхәмәдов имзалаган, дип хәбәр иткән илнең Дәүләт мәгълүмат агентлыгы.

Документта төзелеш эшләрен 2018 елның ноябрендә башларга һәм мәчетне 2020 елның декабрендә файдалануга тапшырырга,  диелгән.

Документны имзалаганда ил башлыгы Төрекмәнстанның күрше илгә алга таба да һәр яклап ярдәм күрсәтеләчәген әйткән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot