news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төрекмән артистлары «Нәүрүз» сәхнәсенә байрак белән чыктылар

Казанда төрки халыкларның "Нәүрүз" театр фестивале бара.

Төрекмән артистлары «Нәүрүз» сәхнәсенә байрак белән чыктылар
Рузилә Мөхәммәтова

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Төрекмән театры «Нәүрүз» халыкара театр фестиваленә алып килгән спектакльне күрсәткәннән соң баш игәндә сәхнәгә дәүләт символы булган байрак белән чыктылар. Тинчурин театры сәхнәсендә төрекмән спектакле күрсәтелде.

Мәхтүмкули исемендәге Төрекмән милли музыкаль драма театры фестивальгә «Сөю һәм газап» тарихи трагедиясен алып килгән. Драматург Гәүшәтгелди Дангатаровның пьесасы Ләйлә белән Мәҗнүн турындагы риваятькә һәм гарәп шагыйре Каис ибн әл-Мулаувухның биографиясенә нигезләнеп язылган.

Төрекмән артистлары Ләйлә белән Мәҗнүннең мәхәббәт тарихын күрсәттеләр.

Коллектив спектакльне төрекмән телендә уйнады. Тамашачыга тәрҗемә тәкъдим ителмәде. Шулай да зал тутырып килгән тамашачы яратып карады. Спектакльне карарга килүчеләр таныш риваятьне һәм төрки телне тәрҗемәсез дә аңлавын әйттеләр.

Фестиваль программасына төрекмән театрының «Тумар патшабикә» музыкаль трагедиясе кертелгән булган. Ләкин актер авырып китү сәбәпле коллектив спектаклен алыштырган.

Казанда төрки халыкларның "Нәүрүз" театр фестивале бара.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot