news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрекләр ТР Милли-мәдәни оешмалар ассоциациясенә керде

Төрекләр ТР Милли-мәдәни оешмалар ассоциациясенә керде

(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ", Виктор Смирнов). 18 декабрьдә Халыклар дуслыгы йортында Казанның төрек милли-мәдәни ассоциациясен гамәлгә кертү конференциясе узды, анда Автономия уставы кабул ителде, рәис сайланды һәм теркәү турында карар кылынды.

Төрекләр сүзләренчә, Казанның төрекләр җәмгыяте 500дән артык кешедән тора. Нигездә, алар - төзүчеләр һәм эшмәкәрләр. ТР Милли-мәдәни оешмалар ассоциациясенең җаваплы сәркатибе Чулпан Хәбибуллина хәбәр итүенчә, аларның барысы да Казанга эшкә килгән, күбесе республикада яшәү вакытында гаилә корган һәм Россия гражданлыгын алган. Конференциядә катнашучылар Казанда төрек гаиләләренә эшләү шартлары булдыру юнәлешендә ассоциациянең эшчәнлеге турында фикер алышты. Аерым алганда, моның өчен аларны торак белән тәэмин итү һәм төрек мәктәбе ачу мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.

РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча Төп идарәсенең иҗтимагый һәм дини берләшмәләр эшләре буенча бүлек башлыгы Марат Камалов әйтүенчә, Казанның төрек милли-мәдәни ассоциациясен теркәү өчен каршылыклар юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100