news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрекләр Татарстанда президент атамасының бетерелүенә борчыла

Мәкаләне Төркия теле-радио компанияләренең югары советында белгеч булып эшләүче галим Әхмәт Акалын язган.

Төрекләр Татарстанда президент атамасының бетерелүенә борчыла
“Ülkücükadro” электрон матбугат бите һәм мәкалә авторының шәхси блогыннан скриншот

(Истанбул, 6 гыйнвар, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиянең электрон матбугат битләрендә урын алган «Ак барслар илендә бүтән президент булмаячак» дигән мәкаләдә Татарстанда президент атамасының бетерелүенә борчылу белдерелгән.

Мәкаләне Анкара университеты аспиранты, Төркия теле-радио компанияләренең югары советында белгеч булып эшләүче Әхмәт Акалын язган.

Автор мәкаләсен ак барсның рухи мәгънәсен ачыклап башлаган. Татарстанның дәүләт гербында, картиналарда урын алуын, скульптураларда чагылыш табуын белдергән.

«Барс — ирек сөюче җанвар, борынгы тотемик образ, ул Татарстан өчен бик мөһим символ, төрки халыкларның мифологиясендә киң урын алып тора. Мәсәлән, ​​Казахстанның Алматы шәһәренең символы да — ак барс», — дип язган.

Мәкалә татар халкы һәм Татарстан тарихы турындагы мәгълүматлар белән дәвам иткән. Мәдәни-иҗтимагый тормышы, алдынгы фикер ияләре, мәгърифәтчеләре хакында язылган. Татарстанның 1990 еллар башындагы сәяси адымнары, Мәскәү белән мөнәсәбәтләре, РФда тоткан урыны турында мәгълүматлар китерелгән. 

«2021 елның 21 декабрендә кабул ителгән закон Татарстан җитәкчесенең „президент“ титулын гамәлдән чыгарды. Татарстанның гербындагы ак барс белән тәңгәл килгән президентлык атамасы гади символик мәгънәгә генә ия түгел. Аның гамәлдән чыгарылуы Төркия һәм төрки дөньясы өчен бик аяныч. Пушкин, Толстой һәм Горький әсәрләрендә еш искә алынган, 2014 елда төрки дөньясының мәдәни башкаласы булган Казанның бүген башы иелгән», — дип тәмамланган әлеге мәкалә.

Әхмәт Акалынның бу язмасы «Татарстанга аю тырнагы: ак барслар илендә бүтән президент булмаячак» дигән баш исем белән «Ülkücükadro» электрон матбугат битендә һәм мәкалә авторының шәхси блогында урын алган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100