news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрек язучысы Аяз Гыйләҗевнең алты повестен төрек теленә тәрҗемә иткән

Татар әдәбияты классигы Аяз Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” (төрекчәдә - “Баһар кәрванлары”) повесте кичә генә Төркиядә дөнья күрде.

Төрек язучысы Аяз Гыйләҗевнең алты повестен төрек теленә тәрҗемә иткән
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Төрек язучысы Фатих Кутлу татар әдәбияты классигы Аяз Гыйләҗевнең алты повестен төрек теленә тәрҗемә иткән. Шуларның берсе - “Язгы кәрваннар” (төрекчәдә - “Баһар кәрванлары”) повесте - 22 октябрьдә Төркиянең Истанбул шәһәрендәге “Палто” нәшриятында дөнья күрде.  Бу хакта Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча куелган спектакльләргә багышланган матбугат конференциясендә филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова хәбәр итте.

Моннан тыш, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы - тәрҗемәче-язучы Фатих Кутлу Аяз Гыйләҗевның 80 еллыгына - “Өч аршын җир”, 85 еллыгына - “Җомга көн, кич белән...”, ә быел 90 еллыгына - “Яра” повестен тәрҗемә иткән һәм Төркиядәге нәшриятларда бастырып чыгарган.

Аяз Гыйләҗевнең татар әдәбиятының алтын фондына кергән әлеге дүрт әсәре дә, аерым китаплар булып, Төркиядә дөнья күрде.

"Бу фәкать Фатих Кутлуның үз инициативасы һәм тырышлыгы белән генә эшләнде. "Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят"  повесте да әзер, хәзер язучы “Берәү” повестеның тәрҗемәсен төгәлләп килә. Фатих Кутлу Аяз Гыйләҗевнең алты повестен тәрҗемә итү эшен үз өстенә алган иде. Бу эшне башкарып чыкты.  Татарстан Республикасы аның Төркиядә татар әдәбиятын пропагандалауга керткән өлешен лаеклы бәяләр дип ышанасы килә”, - диде КФУ доценты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100