Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төрек теле укытучысы Асия Рәхимова төзегән төрек язучылары әсәрләреннән торган «Кил әле, танышыйк…» дигән китап тәкъдир ителде
Төрек теле укытучысы Асия Рәхимова төзегән төрек язучылары әсәрләреннән торган «Кил әле, танышыйк…» дигән китап тәкъдир ителде
(Казан, 29 август, «Татар-информ», Дания Моисеева). Бүген Милли китапханәдә «Төркиядән бүләк китаплар» күргәзмәсе ачылу уңаеннан Казан дәүләт университетының Шәрык институтында төрек телен укытучы Асия Рәхимова тарафыннан төзелгән һәм тәрҗемә ителгән «Кил әле танышыйк...» дигән китапны тәкъдир итү дә булды. Төркия әдәбиятының гүзәл хикәяләреннән торган китапны галимә бу илнең дәрәҗәле кунакларына да бүләк итте.
Әлеге басма Казандагы «Тамга» нәшриятында Төркия Җөмһүриятенең Казандагы Баш консуллыгы һәм ТИКА оешмасы ярдәме белән басылып чыккан. Ул татар укучысын төрек әдәбияты җәүһәрләре белән таныштыру максатыннан чыгып төзелгән. Җыентыкта танылган төрек язучыларының хикәяләре һәм романнардан өзекләр тупланып бирелгән. Китап, бер үк вакытта төрки (төрек, татар) филология факультетларында укучы студентлар өчен хрестоматия хезмәтен дә башкара алачак.
«Кил әле, танышыйк...» дигән җыентыкта Коркут Баба китапларыннан "Салур Казан әсир төшкәнннән соң уруз чыгарган дастанны бәян итүче" өзек тә бирелгән. Биредә шулай ук Асия Рәхимованың «Төрек әдәбиятында Юныс Әмра» дигән язмасы да урын алган. Укучы китапта Өмәр Сәйфетдин, Борһан Гүңил, Тарык Бугра һәм Орхан Памук кебек танылган төрек әдипләренең әсәрләре белән таныша ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз