news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Төрек студентлары Россиягә укырга килә
Төркия дәүләте 50 студентны Мәскәүгә атом энергетикасы буенча укырга җибәрә
Скопировать ссылку
(Истанбул, 24 август, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркия дәүләте энергия кытлыгын атом электр станцияләре төзеп хәл итмәкче.
Башлангычта Урта диңгез яры буендагы Аккую җирлегендә бер станция төзү планлаштырылган булса, соңга таба энергия блокларын Кара диңез ягындагы Синоп һәм Төркиянең Ауропа кыйтгасындагы Тракия төбәгендә дә төзергә карар кылынды. Төркия халкының 64 проценты атом электр станцияләре төзелешенә каршы булса да, хөкүмәт моңа колак салырга җыенмый кебек. Дәүләт үз максатында карарлы күренә. Быелгы уку елында ул төрле югары уку йортларының электр, электроника инженерлыгы бүлекләрендә укучы алдынгы 50 студенты Мәскәү инженерлык-физик институтына (МИФИ) укырга җибәрергә җыена. Әлеге студентлар Төркия энергетика һәм табигый байлыклар министрлыгы уздырган махсус имтиханнар нәтиҗәсендә сайлап алынган. Алар Мәскәү уку йортында атом инженерлыгы белгечлеге буенча белем алачаклар. Әлегә русча белмәүче бу яшьләр бер ел хәзерлек курсында тел өйрәнәчәк. Россия Федерациясе дәүләте төрек студентларын ике кешелек тулай торак бүлмәләре һәм кеше башына айлык 500 доллар стипендия белән тәэмин итәчәк. Һәр студентка елда бер мәртәбә Төркиягә бару-кайту очкыч билеты бирү каралган. Институтта уку елы - биш ел ярым. Төркиядә Россия тарафыннан төзеләчәк Аккую атом станциясе проекты җитәкчесе Рауф Касымов әйтүенчә, укуларын тәмамлагач, бу яшьләр Төркия атом электр станцияләрендә хезмәт юлына аяк басачаклар. Югары сыйныфка җиткәч, алар Россия Федерациясенең төрле АЭСләрендә, анда эшләүче эшче кебек хезмәт хакы алып, практика узачаклар. Шулай ук Аккую атом электр станциясе төзелешенә катнашу мөмкинлеге дә бирелә.
Кичә бу студентлар Төркия энергетика һәм табигый байлыклар министры Танәр Йылдыз белән очраштылар. Очрашуга журналистлар да катнашты. Министр бу яшьләрнең киләчәктә Төркиядә ваз кичелмәс белгеч булачакларын белгертте. "Без Чернобыль, Фукусима АЭСларындагы фаҗигаләрне булдырмас өчен белемле, тәҗрибәле белгечләрне бүгеннән үк әзерләргә карар бирдек. Төркиядә атом электр станциясе белән бәйле культ булдырырга телибез, -диде. - Имтихан белән сайлап алынган бу студентлар укуларын ярты юлда калдырып, Төркиягә билгеле шартлар астында гына кире кайта ала. Алар белән махсус килешү төзелде, имзалары алынды", -дип, яшьләргә укуларында уңышлар теләде. Студентлар исә Мәскәү югары уку йортына бик теләп китүләрен, Төркиядә 1970 еллардан бирле телгә алынган атом энергетикасының беренче инженерлары булачаклары белән горурланганлыкларын белдерделәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot