Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төрек режиссерлары мөселман кинофестиваленә яшьләрнең аз йөрүләренә борчылуларын белдерде
XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашкан Мурат Дүзгүноглы һәм Мостафа Кара студентлар белән очрашты.
(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Алсу Сәлахова). Төркия режиссерлары мөселман кинофестиваленә яшьләрнең аз йөрүләренә борчыла һәм уйланырга мәҗбүр иткән фильмнар күбрәк булуын тели. 7 сентябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә студентлар белән очрашуда Төркия режиссерлары Мурат Дүзгүноглы һәм Мостафа Кара шул хакта әйтте.
- Төрек режиссерлары 4 -10 сентябрьдә уза торган XIV Казан халыкара мөселман кинофестивалендә катнашалар. Төрек режиссеры Мостафа Караның “Каландар суыгы” фильмы 2017 елны Казан халыкара мөселман кинофестивалендә Гран-прига лаек дип табылды. Быел исә ул жюри буларак катнаша. Мурат Дүзгүноглы XIV фестивальдә “Халеф” исемле тулы метражлы фильмын тәкъдим итә.
Төркия кунаклары Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе студентлары белән кино, фильм төшерү турында сөйләштеләр. Әңгәмә төрек телендә барды.
Фильмнар чынбарлыкны күрсәтәме яки күз буяуга корылганмы дигән сорауга Мостафа Кара җавап бирде: “Төрек фильмында барлык күрсәтелгән әйбер чынбарлыкка туры килеп үк бетми. Истанбулда төшерелсә, аның иң матур урыннары гына сайлана. Бу аңлашыла да, кино бит ул иҗат җимеше, ул кешенең игътибарын матурлыкка юнәлтергә тиеш”.
Мөселман кинофестивалендә яшьләрнең аз булуы төрек режиссерларын борчый. Мурат Дүзгүноглы бу мәсьәләгә аеруча игътибарлы булырга кирәк, диде. “Яшьләр кинофестивальгә бик йөрми. Тамашачылар арасында аларны күрмәү безне борчый. Мөселман кинофестивален карарга кирәк. Сез журналистика юнәлешендә белем аласыз, ә журналистлар өчен фильм карау бик әһәмиятле: рухи һәм мәдәни яктан үсәр өчен кирәк ул”.
Төрек режиссерларын борчыган мәсьәлә фильмнарның күңел ачу буларак кына каралуы. Мостафа Кара: “Әйбәт фильм аша кешене өйрәнергә, үзебезне кем икәнлегебезне аңларга мөмкин. Яхшы кинофильмда тулы бер китапны укыган хәтле мәгълүмат алып була. Әмма фильмнар күбрәк күңел ачу өчен төшерелә, моны инкарь итеп булмый. Без төшергән сериаллар да, кызганыч, күбесенчә өйдә утырган хатын-кызлар өчен төшерелә. Алар нәрсә тели? Хатын-кызларның ир-ат дөньясында үз урынын табуын, гыйшык мәсьәләләрен. Ләкин үзебезнең чын иҗатыбыз дип тирән тойгыларга игътибар биргән фильмнарыбызны саныйбыз”.
Режиссер Казан турындагы фикерләре белән дә уртаклашты. “Шәһәрләшү, бертөрлелеккә омтылу көчле. Европадагы шәһәрләрдә тарих, мәдәниятне тоемлап була әле. Казанны без искерәк шәһәр дип уйлаган идек. Ә безнең каршыга модерн бер шәһәр пәйда булды. Ул бик масайган шәһәр дә, артта калган да түгел. Көнчыгыш белән Көнбатыш арасындагы бер кала буларак күңелдә калды. Казанның да тарихны саклап калуын телибез. Сезнең башкаланы да, Истанбулны да үткәнне белеп була торган шәһәрләр итеп күрәсе килә”.
Мурат Дүзгүноглы студентларның берничә тел белү әһәмиятенә басым ясады. “Сез бәхетле, чөнки русча да, татарча да беләсез. Русча әсәрләрне рәхәтләнеп укый аласыз. Хис-тойгыларны тәрҗемә аша түгел, әсәрне иҗат итүче күңелендәгечә кабул итәсез .Пушкин, Толстой, Достоевский кебек мәшһүр язучыларның әсәрләре нәкъ менә телне камил белүчеләр өчен язылган дип уйлыйм мин. Сез үзегезнең нинди рухи-мәдәни байлыкка ия икәнлегегезне, бәлки, аңлап та бетермисездер. Рус телен өйрәнер өчен мин өч елымны җәлләмичә бирер идем”.
- XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивале Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Россия –ислам дөньясы” стратегик юнәлеш төркеме ярдәме белән уздырыла. Быел катнашучылар саны аеруча күп: 56 илдән 967 гариза килгән. Бәйге программасына 65 фильм керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз