news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төрек пишманиесе ил базарларын яулый

Төрек кондитерлары җитештергән татлы продукция дөньяның 16 иленә озатыла.

(Казан, 31 декабрь, “Татар-информ”). Госманлы дәүләте чорыннан ук танылу алган данлыклы төрек баллы ризыгы - пишмание бүгенге көндә Төркиядә популярлык казанды. Пишмание җитештерә торган İpek Pişmaniye компаниясе әлеге баллы ризыкны җитештерүне 1954 елда көйләп җибәргән булган. Төрек кондитерлары продукциясе дөньяның 16 иленә озатыла. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы җиткерә.

Бүгенге көндә компаниянең җитештерү мәйданы  2 200 кв м ны тәшкил итә. İpek Pişmaniyeдә 155 хезмәткәр эшли.

Компания үз продукциясен АКШ, Германия, Голландия, Италия, Франция, Испания, Россия, Украина, Берләшкән Гарәб Әмирлекләре, Швейцария, Кувейт, Согуд Гарәбстаны, Ирак, Греция, Грузия  һәм Болгариягә озата.

Пишмание татар халкының талкыш-кәләвә дип аталган баллы-татлы ризыгын хәтерләтә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot