news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төрек парламентарийлары Кырымга килде

Төрек парламентарийлары Кырымга килде

(Симферополь, 19 апрель, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Кырымтатар халкы Милли Мәҗлесе рәисе Украинаның халык депутаты Мостафа Җәмилев Симферопольдә Төркия Республикасы делегациясе белән очрашты. Делегация составында илнең парламент депутатлары, Тугрылык һәм үсеш фиркасе әгъзалары, Республика халык фиркасе һәм Төркиянең сәүдә палатасы вәкилләре бар иде.

Кунакларга тәбрик сүзләре белән мөрәҗәгать иткәч, М.Җәмилев аларга Кырым татарлары милли хәрәкәте һәм милли үзидарә системасы турында сөйләде, Төркиядәге коллегаларын Украинадагы һәм Кырымдагы гомуми сәяси хәлләр белән таныштырды һәм үткән Президент сайлауларында Кырым татарларының роле турында сөйләде. Моннан тыш, М.Җәмилев, Кырым татарларның социаль-икътисади хәле һәм агымдагы проблемалары турында да искәртеп узды.

Төркия делегациясе вәкиле Эмиль Бильгич әңгәмә барышында, хөкүмәткә яңа Президент В.Ющенко килгәч, хәлләрнең яхшы якка үзгәрәчәгенә ышанычын белдерде. “260 мең Кырым татары – бу саннар гына түгел, ә төп халык һәм аларның нормаль шартларда яшәргә хакы бар. Төркия үз ягыннан аларга теләсә нинди ярдәм күрсәтергә әзер”, - диде Э.Бильгич.

Шушы ук көнне Кырым Югары Радасында Рада җитәкчелегенең Төркия делегациясе белән очрашуы була. Очрашуда яклар икътисад, туризм һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрендәге хезмәттәшлек перспективалары мәсьәләләрен тикшерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot