news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Төрек компанияләре Татарстанда үз продукцияләре өчен дистрибьютерлар эзли
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Төркия эшмәкәрләре делегациясе белән очрашуда шул хакта сүз булды
Скопировать ссылку
(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Төркия эшмәкәрләре делегациясе белән очрашу узды. Төрле компанияләрне тәкъдим иткән бизнесменнар сәфәр барышында Татарстанда үз продукцияләре өчен дистрибьютерлар эзләү, биредә җитештерү куәтләре төзү мөмкинлекләрен өйрәнүне максат итә. Автобус һәм машина төзелеше җиһазларын җитештереп сатучы “Temsa Global” предприятиесе, мәсәлән,Татарстанда продукциясен сату челтәрен эзли. Текстиль, химия, азык, машина төзелеше кебек Төркия икътисадының төрле өлкәләрендә эшләүче “Garipoglu Corporate Group” компаниясе безнең республикада үз продукциясен, аерым алганда, текстиль сату буенча каналлар төзергә ниятли. Төркияең мебель җитештерүче эре компанияләренең берсе булган “Сilek Mobilya” да Татарстанда дистрибьютерлык җелтәрен җайга салырга уйлый. Мебель өчен фурнитура һәм тукыма җитештерүгә инвестицияләр салу мөмкинлеген дә карый.
Очрашуда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Линар Латыйпов кунакларга, үз чиратында, Татарстанның сәнәгый һәм инвестиция мөмкинлекләрен презентацияләде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Очрашуда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Линар Латыйпов кунакларга, үз чиратында, Татарстанның сәнәгый һәм инвестиция мөмкинлекләрен презентацияләде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot