news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төрек хакимияте Россия илчесе Карловны үтерү эше буенча Гүленны кулга алуга ордер бирде

Ислам тәгълиматчысын җинаятькә катнашы булуда гаеплиләр.

(Казан, 2 апрель, “Татар-информ”). Төрек хакимияте Россия илчесе Карловны үтерү эше буенча Гүленны кулга алуга ордер бирде, дип хәбәр итә Газета.ру.

АКШта яшәүче танылган Ислам тәгълиматчысын Россия илчесе Андрей Карловны үтерүне оештыруда гаеплиләр.

Искәртеп үтик, резонанс тудырган җинаять 2016 елның 19 декабрендә Анкараның заманча сәнгать үзәгендә булды. Илченең аркасына 22 яшьлек элеккеге полицейский Мәүлет Мерт Алтынташ аткан.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot