news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төрек галимнәре коронавирусны 10 секунд эчендә ачыклый торган прибор уйлап тапкан

Әлеге җайланма Diagnovir дип атала, диагностика өчен авыз куышлыгындагы лайлалы тышчаның үрнәге генә кирәк.

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Төркиянең Билькент университеты галимнәре кешенең коронавирус инфекциясе йоктырганмы-юкмы икәнлеген 10 секунд эчендә ачыклый ала торган прибор уйлап тапкан. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Diagnovir җайланмасының эш принцибы үрнәкләрне репликацияләүгә түгел, ә оптик үзлекләргә нигезләнә. Моның өчен авыз куышлыгындагы лайлалы тышчаның үрнәге алына һәм ул махсус эретмә белән катнаштырыла.

«Процесс биосенсорлар өчен махсус эшләнгән уяткычларны ачыклау микросхемасы аша башкарыла», - дип белдерде галимнәр.

Алар әйтүенчә, клиникага кадәрге тикшеренүләр вакытында приборның нәтиҗәлелеге 99 процент тәшкил иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot