news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрек галиме яшьләрне түләүсез белем алу юлларын эзләргә чакырды

Мостафа Өнәр яшьләргә дөньяның төрле илләрендәге китапханәләрнең материалларыннан бушлай файдаланып булуын аңлатты.

Төрек галиме яшьләрне түләүсез белем алу юлларын эзләргә чакырды
Зилә Мөбәракшина

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Измир шәһәренең Эгей университеты профессоры Мостафа Өнәр КФУда үткән «Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү» VII Халыкара фәнни-гамәли форум кысаларында яшьләргә түләүсез белем алу юлларын аңлатты. Очрашуда «Татар-информ» хәбәрчесе дә катнашты.

«Сез, яшь буын, акча түләмичә дәүләтнең китапханәсендә генә түгел, Япония, Кытай, Иран, Гарвард һ.б. университетларының китапханәләреннән түләүсез файдалана аласыз. Интернетыгыз гына булсын. Электрон журналлар, китапханәләр бар. Ә анда керер өчен максат кирәк. Үзбәк, азәйрбайҗан, казах һ.б. телләрне өйрәнү мөмкинлекләре ачылачак. Элек байлар гына укый ала иде, түләүсез хезмәт булмады», — ди галим.

Галим тюркология йөз елдан бирле төрки дөньяның нигезен үстереп килүен әйтеп узды. «Европа һәм Америка университетларында тюркология гуманитар фәннәрнең иң алдынгы, дәрәҗәле тикшерү өлкәсе булып тора. Телләрне өйрәнү — кешелек дөньясын да өйрәнү ул. Чит телләрне өйрәнгәндә дөньяны ачасың, үз телеңне өйрәнгәндә дә үз тамырларыңны табасың», — диде Мостафа Өнәр.

«Фәннәр бихисап. Тюркологиядә милләт үз-үзен өйрәнә башлый. Сез монда милләтнең өйрәнү юлларын табачаксыз. Минемчә, халыкка хезмәт итү хөрмәткә лаек. Мөмкинлекләрегезне арттырыгыз. Утырган җирегездән дә хәзер телефон төймәсенә басып, дөньяның башка китапханәләрендә булган материалларны бушка йөкләп була. Бүгенге көндә түләүсез гыйлем дигән әйбер тарала башлады», — диде галим.

Мостафа Өнәр яшьләр төрек телен генә өйрәнсәләр дә, төрки дөньяның нигезләрен белә алачакларына ышандырды. «Азәрбайҗан, Казахстан һ.б. университетларына ишек ачыгыз. Европада егерме телдә сөйләгән полиглотлар XIX гасырда барлыкка килгән. Сез дә алар кебек булыгыз», — дип киңәшләрен бирде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100