Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төрек галиме татар теленең фигыль юнәлешләре буенча докторлык диссератациясе яза
Гамзә Юрулмаз, фәнни хезмәтен язар өчен, материал тупларга Анкара университетыннан алты айга стажировкага КФУга килгән.
(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Анкара университеты докторанты Гамзә Юрулмаз КФУның Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә татар теленең фигыль юнәлешләре буенча докторлык диссертациясе яза. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Каюм Насыйри исемендәге фәнни-белем бирү үзәге директоры, профессор Әлфия Йосыпова хәбәр итте.
“Тюркология өлкәсендәге эшчәнлектә тагын бер юнәлешне әйтеп үтәсем килә, ул – студентлар алмашу, стажерлар кабул итү. Мәсәлән, бүгенге көндә Төркиядән Гамзә Юрулмаз исемле докторант фәнни хезмәтен язар өчен, материал тупларга Анкара университетыннан алты айга стажировкага килде”, - диде ул.
Әлфия Йосыпова сүзләренчә, докторантның максаты – китапханәләрдә эшләү, материал туплау. “Шул ук вакытта ул татар телен дә өйрәнә, татар теле курсларына йөри. Төрек теле дәресләрендә катнаша, студентлар аны яратып кабул итә, чөнки ул төрек телен үзенчәлекле методика белән аңлата”, - диде ул.
“Без март аенда Казахстаннан стажерлар көтәбез. Л.Н. Гумилёв исемендәге Евразия милли университетыннан магистрлар килергә тиеш, алар Казан шәһәрен стажировка узар өчен үзләре сайлаган, бездәге уку процессы, хезмәтләр, китапханә белән танышыр, үзләре турында да мәгълүмат бирер”, - дип өстәде профессор.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз