Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төрек галиме төрки дөнья симпозиумында Фатих Кәриминең әсәрен анализлады
Җиһан Чакмак «Хыялмы, хакыйкатьме» әсәренең госманлы төрекчәсе белән язылуын белдерде.
(Истанбул, 4 июнь, «Татар-информ», Рушания Алтай). VIII халыкара төрки дөнья тикшеренүләре симпозиумында төрек галиме Җиһан Чакмак татар язучысы Фатих Кәриминең «Хыялмы, хакыйкатьме» әсәрендә сүз хәзинәсе» дигән темага чыгыш ясады.
Филология фәннәре кандидаты Җиһан Чакмак «Хыялмы, хакыйкатьме» әсәренең госманлы төрекчәсе белән язылуын белдерде. Ул Фатих Кәриминең әлеге әсәренең барлыгы 602 сүздән торуын, яртысын гарәп-фарсы сүзләре тәшкил итүен ачыклады. Әсәрнең 30% — татарча, 5% — төрекчә, 9% — русча, 51% гарәп-фарсы сүзләре белән язылуына басым ясады.
Төрек галиме Фатих Кәриминең башлангыч иҗатындагы әсәрләрнең традицион татар телендә язуын, ә соңгы елларда гарәп-фарсы сүзләрен еш куллануын искәртте.
«Фатих Кәрими — җәдитче агымның алдынгы вәкиле, Исмәгыйл Гаспралы тарафыннан алга сөрелгән җәдитчә мәгариф системасын үз иткән. Җәдитчелекнең лидеры Исмәгыйл Гаспралы гадиләштерелгән госманлы төрекчәсен куллануга өстенлек биргән һәм төрки дөньяның уртак теле итеп тәкъдим иткән. Фатих Кәрими 1912 елда Балкан сугышы вакыйгаларын якыннан күзәтергә Истанбулга килеп киткәннән соң әсәрләрен госманлы төрекчәсенә якын тел белән яза башлаган», — дип сөйләде ул язучының әлеге әсәрендәге гарәп-фарсы сүзләренең күплек сәбәпләре турында.
VIII халыкара төрки дөнья тикшеренүләре симпозиумы 02-05 июнь көннәрендә интернет киңлекләрендә үтә. Ул Төркиянең Нигдә шәһәрендәге Өмәр Халисдэмир университеты, Казах кызлар педагогика университеты, Баку Евразия университетлары тарафыннан оештырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз